Башкаланың Киров районында элекке «Совет Башкортостаны» гәзите корректоры һәм укытучы Габдия Нургалинаны бер гасырлык юбилее белән котладылар.
Озын гомерле коллегабыз 1925 елның 25 октябрендә БАССРның Авыргазы районы Мостафа авылында туа. Яшьтән колхоз кырларында эшли, терлек азыгы әзерләүдә, хәтта юллар төзүдә дә катнаша.
1944 елда Габдия Габидулла кызы Стәрлетамак укытучылар институтына укырга керә. Юллама буенча Ташбулат авыл мәктәбенә эшкә китә. Шунда булачак ире Зиннур Әхмәди улы белән таныша. Ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстерә.
Озак еллар хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале һәм «Совет Башкортостаны» республика гәзите редакциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Бер гасырлык юбилеен ул балалары, 9 оныгы һәм 5 туруны белән каршылый.
Без дә ихлас күңелдән аны чираттагы туган көне белән котлыйбыз, горурланабыз, сәламәтлек телибез.
Фото: "Башинформ"