+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Профессор Октябрь Вәлитов

Билгеле булуынча, декабрьдә без ел дәвамында гәзит укучыларның һәркайсын дулкынландырырлык, уйландырырлык мәкаләләр язган актив авторларыбыз арасыннан “Ел кешесе”н сайлыйбыз. Кагыйдә буларак, алар — республика дәрәҗәсендә дә күркәм эш-гамәлләре белән билгеле, сәясәттә һәм мәдәнияттә аеруча уңышлары булган, заман үзенчәлекләрен тоемлый белгән күренекле шәхесләр.

“Кызыл таң” гәзитенең быелгы “Ел кешеләре” кемнәр? Бүген алар белән таныштыруны башлыйбыз. Профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты, Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Октябрь Вәлитов. Ул бу исемгә “Кызыл таң”ның 5 июль санында чыккан “Чичиковларның өч буыны, яисә үлемсез геройлар турында”, 19 июльдә басылган “Дөньяның киләчәге бертөрлелектә түгел, ә төрлелекнең бердәмлегендә”, 2 августта дөнья күргән “Үле җан булмагыз, тере калыгыз” дип аталган саллы мәкаләләре өчен лаек булды.
“Ел кешеләре”нең башкалары турында мәгълүмат гәзитнең киләсе саннарында басылачак.
Читайте нас: