+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов

1924 елның 29 августында Илеш районының Тыпый авылында туып, балачактан ук күп михнәтләр кичергән, унсигез яше дә тулмастан фронтка киткән, анда зур батырлыклар күрсәткән Суфиян Поварисов укытучы һөнәрен сайлый. Югары белем ала, мәктәп директоры була, “Кызыл таң” гәзитендә журналистлык хезмәтен башлый.

Суфиян Поварисов 1960 елдан бирле Башкортстан дәүләт университетында укыта. Филология фәннәре докторы, профессор. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия югары мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре.
Олпат галим, педагог һәм әдип биш дистә ярым ел инде “Кызыл таң” белән элемтәне суытмый. Гәзитнең иң актив авторларының берсе. 90 яше билгеләнгән агымдагы елда да Суфиян Шәмсетдин улы ялкынланып эшләде, иҗат итте. Калын-калын өч китап бастырып чыгарды. Икесе Уфада дөнья күрде. “Ак каенлы Илешем” китабына — поэмалары, шигырьләре һәм күренекле шагыйрьләр иҗатын яктырткан мәкаләләре, ә “Авылымның алсу таңнары”на 11 сәхнә әсәре кергән. Татарстан китап нәшриятында басылган “Утлы дуга кыңгыравы” романы сугышта алып барылган көндәлегенә нигезләнеп язылган. Анда Курск дугасы вакыйгалары сурәтләнә.
90 яше уңаеннан Илештә, Казанда, Уфада үткән юбилей чараларында Суфиян Поварисовның гыйльми, педагогик һәм әдәби эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

“Кызыл таң” гәзите мөхәрририяте
Читайте нас: