+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җырчы, композитор, җитәкче Фәнир Галимов

Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Иҗатын ул төп эше белән бергә алып бара. Фәнир Гыйльметдин улы – республика торак пунктларын, Русия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен җитәкли. Бу өлкәдә егерме елдан артык уңышлы эшләп килүче, даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе Русиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә. Шулай ук, ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе. Җырлар җыентыкларыннан тыш, “Яшәүләрем – җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!”, “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китаплары авторы.

Фәнир Галимов – чын-чынлап ватанпәрвәр кеше. Туган авылында, ата-баба җирендә оештырылган “Йолдыз” хуҗалыгы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, ат асрап, кымыз җитештерүне дә үзләштерәләр.
Кече ватанын төзекләндерүгә бик күп көч салган җитәкче тамырларын, якташларының рухи дөньясы турында да онытмый. Туган авылын, Туймазы районын, Башкортстанны илгә, төрле кыйтгаларга таныткан кеше ул. Узган елның җәендә Төмәнәкнең 320 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналарда Австралия, Кытай, Казахстан татарлары, ут күршеләребез татарстанлылар катнашкан. Быел җәй Төмәнәктә зурлап үткәрелгән Шәҗәрә бәйрәмендә Англия, Латвия, Төркия, Кытай һәм Австралия татарлары кунак булган. Шулай ук, үткән җәйдә Фәнир Галимов башлангычы белән Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән татар телендә сөйләшүче 80 бала өчен “Сәләт-Кандракүл” лагере эшләде. Милләтебезнең элитасын тәрбияләү өчен янып йөрүче якташыбыз киләсе елга “Сәләт”кә 120 баланы чакыру турында сүз алып бара.
Фәнир Галимов “Кызыл таң” бүләгенә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерүгә, яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә өлеш керткән, милләткә тугры хезмәт иткән өчен лаек булды.
“Кызыл таң” гәзите мөхәрририяте.
Читайте нас: