+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Техник фәннәр кандидаты Фаил Галләмов

Башкортстан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасы доценты Фаил Галләмов кыска гына вакытта “Кызыл таң”ның якын дустына әверелде. Катлаулы темаларга язылган күп кенә мәкаләләр аның аңлатмалары белән чыга. Галим — корылмаларга һәм яңа модельләргә 9 патент авторы һәм автордашы.

Фаил Наил улы — һәр фәнни ачышын гамәлдә сынаучы галимнәрнең берсе. Әйтик, аның “Конкор” җиһазы бүген Башкортстанда чит илдәге көндәшләрен кысрыклап чыгарып бара. Җиһаз силосны чылбырлы трактордан таптатмыйча, махсус сыекча белән эшкәртеп әзерләргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, мал азыгы бозылмый, сусыллыгын югалтмый. Өстәвенә, хужалыкның ягулыкка, техникага, механизаторга тотыласы акчасы янда кала. Фаил Наил улының фәндәге казанышларын исәпкә алып, “Кызыл таң” гәзите мөхәрририяте аны “Ел кешесе” дип билгеләде.
“Кызыл таң” гәзите мөхәрририяте.
Читайте нас: