+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

9 февраль. Изге Вардананц

Вардананк (Изге Вардананц) — әрмәннәр өчен олы бәйрәм. 448 елда Фарсы шаһы Иездигерд II беренче христиан дәүләте Әрмәнстанга зароастризм динен кабул итәргә тәкъдим итә. Дин әһелләре һәм дәүләт эшлеклеләренең Арташат шәһәрендә үткән җыены бу тәкъдимнән катгый баш тарта. Зароастризмны кабул итү әрмән халкының ассимиляцияләнүенә һәм юкка чыгуына китерәчәген алар яхшы аңлый.

Илдә восстание башлана, бу халык хәрәкәте тарихта, аны оештыручы Вардан Мамиконян исеме белән бәйләнеп, ”Вардананк” буларак билгеле.

451 елның маенда Аварайр сугышы була. Гади халыктан, хатын-кызлар, монахлар һәм картлардан торган 66 меңлек әрмәннәр чирүе 230 меңле Фарсы гаскәре белән алыша. Ике як та зур югалтулар кичерә, кенәз Вардан Мамиконян тиңдәш­сез алышта һәлак була. Ләкин әрмәннәрнең каршы торуы нәтиҗә­сендә Фарсы армиясе чигенергә мәҗбүр була. Әрмәннәр, шул рәвеш-ле батырларча көрәшеп, үз диннәрен һәм иркен саклап кала.

Вардананк (Изге Вардананц) Пасхага 8 атна кала бәйрәм ителә. Кайчандыр ул бөтенхалык бәйрәме бул­ган. Бүген Вардананк чиркәү бәй­рәме исәпләнә.
Читайте нас: