17 яшендә үк радиога солист булып эшкә кергән, эфир дулкыннары аша бөтен республикага моңын тараткан, тагын 10 елдан филармония бригадалары составында Советлар Союзын әллә ничә тапкыр әйләнеп чыккан, 75 яшендә дә зур сәхнәдәге концертта чыгып җырлаган Рамазан Янбәковның репертуары — үзе моң диңгезе бит ул! Андагы иң популяр җырларны барлар өчен генә дә хәтерне күпме җигәргә кирәк!
Бала чакка күз салсаң...
1960 елда безнең авылда мәдәни революциягә тиң вакыйга булды — һәр йортка радио керттеләр. Һәм халык Уфадан, Мәскәүдән яңалыклар, шулай ук даими рәвештә көненә өч тапкыр концерт тыңлау бәхетенә иреште. Шуннан инде ул чактагы күренекле җырчылар (алар барысы биш-алты гына булгандыр) һәр гаиләнең әйтерсең лә тулы хокуклы әгъзасына әверелде. Бу инде Уфадан яисә район үзәгеннән әллә нигә бер килеп чыгучы артистларны зарыгып көтеп алу да, тоташ зур авылга 2-3 кенә булган патефонны уйнатырга чират тору да түгел.
Малай чакның шушы радиосын хәтеремә төшерсәм, Рамазан Янбәков һәм радио хоры башкаруындагы “Көтүче җыры” (аның көен — райондашым Таһир Кәримов, сүзләрен Якуп Колмый иҗат иткән) колагымда чыңлагандай була. Ибраһим Абдуллинның “Баҗалар” пьесасыннан шул ук композитор музыкасына җырлана торган “Зөлфия” искә төшә. Рәфыйк Сәлмәновның ике җыры — “Сирень чәчәкләре” (Нәҗип Иделбай тексты), “Таң җыры” (Кадыйр Даян). “Рамазан кустым өчен генә” дип Заһир Исмәгыйлев язган “Мин яратам сине” (К. Даян сүзләре)...
Болар — җырчының яшьлек елларындагы хәзинәсеннән. Байтак еллардан соң Хөсәен Әхмәтов райондашы тавышына тәгаенләп “Туган авылым”ны иҗат итте. Шул исемдәге спектакльдән булган “Янбикә” (авторлары — Шамил Колбарисов һәм Рафаэль Сафин); Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идрисовның “Сагыну” (“Ак чәчәкләр кебек кар ява” дип тә йөртәләр) җыры... 70-80нче елларда бу җырлар яңгырамаган концерт, мәҗлес, туй булмагандыр. Халык күңелендә гомерлеккә калыр өчен Рамазан Янбәковка шулар да җитәр сыман иде. Ләкин төрле буын композиторлар һәм шагыйрьләр язган бу шедеврларны да әле ул төп моң мирасы дип исәпләми. Газиз Әлмөхәммәтов, Хәбир Галимов, Мәгафүр Хисмәтуллин, Әсма Шәйморатова, Сөләйман Абдуллин традицияләрен үстереп, башкорт халык җырларын башкару остасы булып дан казанган шәхес ул Рамазан Янбәков!
1934 елның 15 мартында Баймак районының Баеш авылында тирә-якта билгеле курайчы Фәтхулла гаиләсендә дөньяга аваз салган Рамазанга моң ана карынында чакта ук сеңгән, бишектә үк ул туган халкы көйләренә күмелеп тирбәлгән. Ләкин аңа оҗмахка тиң шушы табигать кочагында иркәләнеп үсәргә форсат тимәгән. 1942 елда бер төркем авылдашларының, шул исәптән әтисе белән Нотфулла абыйсының:
Уелып кына аккан Уел суы,
Уйландыра уйчан ла
ирләрне,
Уйландырып калмый,
моңландыра,
Сагындыра туган ла
җирләрне,
— дип җырлап фронтка китүе, аларны бер көтү бала-чага, хатын-кыз озатып калуы исендә. Соңыннан да, борынгы башкорт җыры “Уел”ны ишетсә, шул үзәк өзгеч көн хәтеренә төшә торган була аның. Әтисе шул китүеннән кайта алмый, әнисе дә сугыш чоры корбаны була. Башкорт халкының моңлы җырлары белән бергә күңеленә ятимлек ачысы да салына.
Үзеннән кече ике туганы белән ун көн буе су эчеп кенә җан асраганда алар ятимнәр-не балалар йортына җыеп йөрүче махсус комиссия күзенә чалына. Беренче Эткол авылы балалар йортында бервакыт бик ямансулап, бер бүлмәгә кереп бикләнә дә кычкырып җырлап җибәрә. Беркем дә ишетмәгәндер, дип уйласа да, укытучы Вәсимә апасы тыңлап торган икән. Шуннан соң аны авыл клубы сәхнәсендә җырларга күндерәләр. “Син җырла-ганда әниләр елап утырды”, — ди соңыннан малайлар.
7нче сыйныф укучысы Рамазанны 1947 елда Баймакка җырчылар һәм курайчылар конкурсына алып баралар. “Буранбай”ны җырлап, беренче урын ала. Шунда Зилаердан килгән яшь курайчы Ишмулла Дилмөхәммәтов белән таныша. Берничә елдан соң аларның юллары янә кисешеп, озак еллар бергә сәнгатькә хезмәт итәләр. РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ишмулла Дилмөхәммәтовның гомере 1984 елда 56 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә өзелгәнгә кадәр сәхнәдәш-моңдаш булалар.
Баймактагы конкурста катнашучыларга композитор Хөсәен Әхмәтов бәя бирә. Булачак җырчының гомер сукмагын тиешле юнәлешкә кертеп җибәргән бу бәхетле очрашу булмаса, үксез ятимнең язмышы кайсы якка әйләнерен күз алдына китерү мөмкин түгел. Башкорт музыкасы аксакалы Хөсәен Фәйзулла улы, моңга маһир 13 яшьлек үсмернең таланты югалып калмасын дип, аны Уфадагы 7нче балалар йортына (ул Карл Маркс, 5 адресы буенча урнашкан) күчерү чарасын күргәндә милли сәнгатьнең киләчәген дә кайгырткан.
Илленче еллар башы. Бервакыт укучыларны күренекле җырчылар концертына алып баралар. “Безнең Рамазан болардан яхшырак җырлый”, — дип нәтиҗә чыгарып кайталар һәм үзләре концерт оештыралар. Рамазан идәнгә басып җырларга теләми: “Яктылык югарыдан төшкән кебек, җыр да халыкка югарыдан карап башкарылырга тиеш”, — ди.
Биология фәне кемне югалтты?
Рамазан Янбәков белем алган уку йорты хәзер “Рәми Гарипов исемендәге интернат-гимназия” дип атала. Элек-электән үк мондагы укучылар һәм укытучылар арасында төрле тармакларда дан казаначак кешеләр була. Өлкәннәр Рамазанга, җырчылыкны күңел өчен генә калдырып, я укытучы, я нефтьче булырга киңәш бирә — ул заманда бит икесе дә абруйлы һәм төшемле һөнәр. Ул берьюлы укырга да, эшләргә дә ниятли. 1951 елда Башкортстан радиосына солист итеп эшкә алына. Аның Сакмар буйларында, Ирәндек итәгендә яралган, көч туплаган алтын тавышы тоташ республиканы иңли башлый. Кабатланмас моңын тиз таныйлар, ихлас сокланалар, үз итәләр.
Бер үк вакытта Башкортстан дәүләт университетының биология факультетына укырга керә. Ветеран укытучы Гөлкәй Хуҗинаның шундый истәлеге бар: Рамазан белән бергә укыдык, яшәгән урыныбыз — Гоголь урамындагы әллә кирпечтән, әллә саманнан салынган ике катлы, төртсәң ишелергә торган, тышы кубып беткән, утын белән җылытылучы тулай торак иде. Кайтып керергә, ятып йокларга урының булу — студент өчен үзе бәхет. Рамазан белән янәшә бүлмәдә яшәү үзе бер кызык иде: иртән безне аның тавышын язып җибәрү өчен сузган күнегүләре уята иде. Очрашканда ярым шаярып, ярым җитди бер-ике генә сүз әйтә, озаклап тукталып торырга вакыты тар: я репетициягә, я концертка, я лекциягә йөгерә”.
Студент чорында үзешчән сәнгать коллективы составында республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә диярлек гастрольдә йөри. 1961 елның җәендә университет дипломы ала, Хәйбулла, Баймак, Әбҗәлил чирәмчеләре алдында чыгыш ясап кайта да филармониядә җиң сызганып эшли башлый. Һәм өлкәнрәк сәхнәдәшләре Мөхәммәт Идрисов, Зәйтүнә Бикмөхәммәтова, Наил Галиев, Мәгъфирә Галиева белән бергә ерак сәфәргә чыга. Тәүге гастроль маршруты Пермь шәһәренең Офицерлар йортында башлана. Җырлы-моңлы юллар арытаба Свердловск, Новосибирск, Омск, Төмән, Кемерово, Новокузнецк, Казан, Куйбышев, Тольятти, Чиләбе, Ырынбур аша үтә. Соңрак аларга Баку, Ташкент, Дүшәнбе, Фрунзе, Бохара, Сәмәрканд, Ашхабад шәһәрләре тамашачылары да кул чаба. Республика, филармония җитәкчеләре заман авыр дип тормый – яшь җырчы тәүге гастрольләреннән кайтуга аның кәләше Рәйсәгә бер бүлмәле фатир ачкычын тапшыралар.
Тагын ике елдан Әхәт Уразмәтов (Кәтүк) белән Гафур Латыйпов (Баганай) бригадасында өч айдан артыграк вакытта ике квартал нормасын үтәп кайталар, ягъни йөзгә якын концерт куялар.
Биология факультетын тәмамлаган егетнең үз һөнәре буенча китмәвеннән биология фәне дә, мәгариф тә әллә нәрсә югалтмагандыр, әмма башкорт җыр сәнгате бу очракта нык откан. Консерваториядә дә, хәтта сәнгать училищесында да укырга насыйп булмаган Рамазан Янбәков башкару осталыгын тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә эш арасында камилләштергән. Музыка грамотасына аны Хөсәен Әхмәтов өйрәткән. “Гастрольдән кайчан кайтуыма карамастан, филармониягә барып, класска бикләнеп, ике сәгать шөгыльләнә идем. Шуңа тамашачы каршына үз-үземә, үз моңыма ышанып бастым. Сүз дә юк, һәр артист сәхнәгә дулкынланып чыга. Ләкин ул “Ничек җырлармын?” дип түгел, “Тамашачыга җырым ошармы, мин аңа кирәкме?” дип уйларга тиеш. Иң мөһиме — табигатьтән бирелгән сәләт булса да, аны балкыту өчен җиде кат тиреңне түгеп эшләргә кирәк”, — дип хәтерли, фикер йөртә халык артисты.
Җор һәм шаян сүзле, гадиләрдән гади Рамазан Фәтхулла улы масаю, эреләнү кебек начар гадәтләрдән азат булды. Аның белән кызык хәлләр булганлыгы турында матбугатта язылгалап та тора.
Менә заманында филармониянең әдәби бүлегендә эшләгән Гөлдәр Ишкинина сөйләгән чын вакыйга. 70-80нче елларда авылларга башкала артистлары концерт белән килсә, җыр-моң, бию яратучы һәркем аларны үзенә чакырып, ашатып-эчереп, йоклатып, хәтта мунча ягып кертеп, аларның күңелен күрергә, шулай итеп хәленчә хөрмәт итәргә тырыша иде. Рамазан абый безнең авылга килсә, еш кына күршеләре-безгә фатирга төшә иде. Язның җылы бер көнендә ул гадәтенчә аларга килә, ләкин өйдә берәү дә булмый. Болдырга утыра да хуҗаларны көтә. Йомышка кергән бер апа, аны танымыйча, кемлеген сораша. “Авылыгызга көтүче булып ялланырга сөйләшергә килгән идем”, — дип җавап бирә Рамазан агай. Кич клубта концерт башлана, сәхнәдән баягы “көтүче” җырлап җибәргәч, теге апа “аһ” итә, билгеле җырчыны танымавына оялып, хәтта клубтан чыгып китә.
Борынгы көйләр мәңгелек
Шуны да искә төшерик: Рамазан Янбәков зур сәхнәгә аяк баскан 60нчы еллар башында халык иҗатына, бигрәк тә аның борынгы җырларына, кире караш тудыру сәясәте бара иде. “Халык җырлары — искелек калдыгы, хәзерге заман эстрадасында аларга урын юк”, дигән тавышлар яңгырады. Шуңа күрә Уфада да, Казанда да халык җырларына җан өреп, саклап килүчеләр берәм-сәрәм энтузиастлар гына иде. Башкорт җырлары теләсә кайсы югары сәхнәләрдән дә яңгырарга хаклы, дигән һәм моны үзенең иҗаты, бөтен булмышы белән исбатлаган җырчыларның берсе һәм берәгәйлесе Рамазан Фәтхулла улы иде. Бәлки, шуның өчен дә заманында аны тиешенчә бәяләмәгәннәрдер, хөрмәт күрсәт-мәгәннәрдер. Туры сүзлелеге, ачы теллелеге дә үзенә каршы эшләгәндер. Ә бит шул ук 60нчы еллар башында Уфага гастрольгә килгән татар сандугачы Әлфия Афзалова бер интервьюсында: “Рамазан Янбәковны әлеге вакытта Башкортстандагы иң моңлы җырчы дип исәплим”, — дигән.
1971 елдан — “БАССРның атказанган артисты”, 1982 елдан “БАССРның халык артисты” исемнәрен йөртүче олуг шәхесебез арзан, өч көнлек җырларга вакытын исраф итмәде. Ул репертуарына алган җырлар бәхетле язмышлы һәм гомерлек. Җыр — матурлык сәнгате икәнлеген Рамазан Фәтхулла улы кабат-кабат исбатлады. Йөзләрчә мең тамашачы аның җырлавын якын күрде, үзенә яшәүгә дәрт алды. Тавышының чагу, йомшак, ягымлы булуының сере гади — ул җырларында ихласлыкка өйрәтте, изгелеккә, сафлыкка өндәде, гүзәллеккә һәм мәхәббәткә табынды. Аның репертуарындагы борынгы “Сибай”, “Азамат”, “Абдрахман”, “Сәлимәкәй”, “Юлгытлы”, “Түрәкәй”, “Төяләс”, “Җирән кашка”, “Уел” җырлары башкару осталыгы эталоны һәм критерие булды, дисәк тә ялгышмабыз. Бу асыл җырларны ул “Рамазанча” моң, хис үткерлеге белән яңгыратып, халык йөрәгеннән ургылып чыккан, халык хәтерендә гасырлар дәвамында сакланган, олы бер күренеш тудырырга сәләтле комарткыларны кабат яшьлегенә кайтаруга бәяләп бетергесез өлеш кертте.
Җырлар һәм җырчылар турында халык артистының фикерләре һәм күзәтүләре фәһемле. “Талант Ходайдан бирелә, күңел байлыгы да сабыйга ана карынында ук салына, — ди ул. — Яңа туган балада сулыш алу дөрес куелган, җырлар өчен нигез һәм тавыш регистры, ягъни тавыш көченең дәрәҗәсе дә бар дигән сүз. Булачак җырчыга тавыш мөмкинлеген, моң иркенлеген сизә һәм ача белүче укытучы мотлак кирәк. Тик әллә нинди мәшһүр укытучылар да моңсыз күңелне моң белән баета алмый. Моң ул я бар, я юк. Кыйблаңны үз асылың билгели һәм аңа хас үзенчәлекләр сакланырга, һәр җырчы үзенә генә килешле башкару манерасы белән аерылып торырга тиеш. Башкару алымымның сере шунда: минем җыр мелизмнары... курайныкы. Үзем уйнамыйм, ләкин эчтән курай булып моңланам. Тавыш билгеле бер моң тәэсирендә тирбәлә. Башкорт халык җырларының мелизмнары бик катлаулы. Кайберәүләр шушы нечкәлекне тотып алалмыймы, әллә санга сукмыймы — турыга җырлый. Җитмәсә, чамасыз суза. Җырның борынгы җирлегенә хас җыйнаклыгында, халыкчанлыгында хикмәт.
Кайберәүләр, курай белән җырласаң, чын мәгънәсендә башкортча була, ди. Курайга иярү үтә дә катлаулы. Мин Ишмулла Дилмөхәммәтов, аннан соң Азат Аеткулов белән күп чыгыш ясадым. Баян җырның аһәңен тагын да баета төшүен дә әйтәсе килә. Баянчы тәгаен нотага баса һәм синең аннан читләшү мөмкинлегең булмый — тавышыңны калынайтып-нечкәртеп җырлый алмыйсың. Һәр курайчы да тональлекне саклый алмый, моң ничектер ике нота арасында яңгырый, кайбер кушылып җырлаучылар ихтыярсыздан шуңа иярергә мәҗбүр. Ә җырның саф яңгыравы мотлак, тавыш тембры үзгәрергә тиеш түгел. Ишмулла агай да: “Мин синең җырыңа гына кушылып уйный алам”, — ди һәм үзе камиллеккә ирешү өчен “Буранбай”ны концертта бер көнне — бер, икенче көнне икенче төрле уйный торган иде.
Башкару серләренә кагылып, тагын шуны да әйтәсе килә: озын көйләрне аллы-артлы җырлау бик авыр, композитор-ларның җиңелрәк әсәрләре белән аралаштырып, тональлекне үзгәртергә кирәк.
Һәм кыска көй башкаручылар турында. Элек аларны җырчыга да санамаганнар, “такмакчы” дип кенә йөрткәннәр. Озын көйләр алар яшьләргә дә, урта һәм өлкән буынга да, хәтта музыка яратучы башка милләт кешеләренә дә аңлашыла, көчле тәэсир итә. Борынгы көйләребез мәңге-лек”.