+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Африка балалары да елмайсын иде!

Ел саен 16 июньдә Африка бердәмлеге оешмасы башлангычы белән Африка балаларын яклау көне билгеләнә. Бу дата очраклы сайланмаган. 1976 елның 16 июнендә Көньяк Африка Республикасында үзәк өзгеч вакыйга була. Уку-укытуның сыйфатын яхшыртуны һәм туган телне өйрәтүне таләп итеп меңнән артык кара тәнле мәктәп укучысы урамга чыга. Аларның йөздән артыгы полиция тарафыннан үтерелә. 1976 елның 16 июненнән 1977 елның 28 февраленә кадәр 575 кеше үтерелә һәм 6 мең кеше төрмәдә утыра.

2011 елда бу дата уңаеннан оештырылган чараларда урамда караусыз йөрүче балаларга игътибар бирелә. Континентта аларның саны 30 миллионлап исәпләнә. Түләүле уку – Африка балалары өчен зур проб­лемаларның берсе. Хәйрия оешмалары көч салуга карамастан, бүген дә закон белән чынбарлык арасында каршылык саклана.
Читайте нас: