+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

63 сәгать дәвам иткән очыш

1937 елның 18 июнендә Мәскәү — Төньяк полюс — Ванкувер маршруты буенча дөньядагы иң беренче тукталышсыз очыш ясала. Мондый кыю адымны АНТ-25 самолетында совет очучылары Валерий Чкалов, Георгий Байдуков һәм Александр Беляков ясаган.

Сәфәр маҗараларга бай булган. Су бетү, самолет канатларына боз кату, ягулыкның чамадан тыш күп сарыф ителүе очышка куркыныч белән янаган. Ләкин курку белмәс очучылар сынатмаган. 20 июньдә экипаж самолетны Ванкуверда хәрби аэродромга уңышлы төшергән. Маршрут озынлыгы 9130 чакрым тәшкил иткән. Очыш 63 сәгать 16 минут дәвам иткән. Совет очучыларының батырлыгы беркемне дә битараф калдырмаган. Хәтта АКШ президенты Франклин Рузвельт батыр очучыларны ак йортта кабул итеп, тәбрикләгән.
Читайте нас: