+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл таң”ның 2020 ел лауреатлары

2020 елда гәзитебездә дөнья күргән очеркларны, публицистик язмаларны, көнүзәк мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне тагын бер тапкыр барлап чыкканнан соң, мөхәрририят ел саен бирелүче “Кызыл таң” лауреаты” исеменә лаек булганнарны билгеләде. Быел материаллары мөхәрририятнең һәм укучыларыбызның югары бәясен алган түбәндәге каләм осталары иҗади бәйгедә җиңүчеләр дип танылды.

2020 елда гәзитебездә дөнья күргән очеркларны, публицистик язмаларны, көнүзәк мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне тагын бер тапкыр барлап чыкканнан соң, мөхәрририят ел саен бирелүче “Кызыл таң” лауреаты” исеменә лаек булганнарны билгеләде. Быел материаллары мөхәрририятнең һәм укучыларыбызның югары бәясен алган түбәндәге каләм осталары иҗади бәйгедә җиңүчеләр дип танылды.

Баш мөхәррир призына
лаек булдылар:
Яхъя Мөниров, мәгариф ветераны — Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата “Каһарманлык — каныбызда!” дигән күләмле язмасы өчен (34, 35, 36, 38, 40 һәм 42нче саннар);
Марсель Котлыгалләмов, журналист һәм язучы — Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата ел дәвамында басылып килгән публицистик мәкаләләре өчен;
Закир Әкбәров, журналист һәм прозаик — җәлилчеләрнең, шул исәптән Стәрлетамак өязенең Мәләвез авылында (хәзер — шәһәр) туып-үскән Фоат Булатовның каһарманлыгы турындагы очеркы өчен;
Ганс Хәкимов, педагогия фәннәре кандидаты — “Балачактан урап киләм әле...” бәян-эссесы (июль, август, сентябрь һәм октябрь айлары), шулай ук шәхесләр турындагы язмалары өчен;
Фәнзил Санъяров, әдәби тәнкыйтьче һәм шагыйрь — әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең ел дәвамында басылып килгән иҗади портретлары өчен;
Фиүзә Бурангулова, Бүздәктәге 2нче урта мәктәп китапханәчесе — “Сигез улын Ана озатты...” һәм “Ватанпәрвәрләр тәрбиялибез!” дигән мәкаләләре өчен;
Миләүшә Латыйпова, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе — үзенә беркетелгән районнар тормышын оператив яктыртканы өчен.

“Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларын таратуда ярдәм күрсәткән өчен редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Фәйрүз Галиев, Федоровка районының Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе;
Ильяс БАРИЕВ, Караидел районының җаваплылыгы чикләнгән “Феникс” җәмгыяте директоры;
Рәйсә Хаҗипова, Дүртөйле шәһәренең 10нчы балалар бакчасы мөдире;
Таһир Якупов, “Башнефть-Добыча” пред­приятиесенең профсоюз оешмасы рәисе;
Гөлназ һәм Рафаил Арслановлар, Дүртөйле шәһәреннән шәхси малтабарлар;
Әнфисә Галимҗанова, Уфаның 65нче Татар гимназиясе директоры;
Илнур Ахунов, “Восход” хуҗалыгы директоры.
Нефтекама шәһәрендәге матбугат
дуслары:
Альберт Харипов;
Гүзәл Хамраева;
Әминә Гыйззәтова;
Ринат Гыйлемханов;
шул ук шәһәрдәге “Ак калфак энҗеләре” фольклор коллективы.
Шулай ук журналистларыбыз:
Фәрит Фаткуллин — “Кызыл таң” гәзитендә ел дәвамында басылып килгән республика тарихына, күренекле шәхесләргә багышланган һәм милли-мәдәни темаларга язмалары өчен;
Олег Төхвәтуллин — “Кызыл таң” гәзитендә ел дәвамында басылып килгән авыл хуҗалыгы темасына аналитик язмалары өчен.
Kiziltan.rbsmi.ru сайтында урнаштырылган кызыклы һәм мавыктыргыч язмалар би­рү буенча бәйгедә тәү­ге биш урынны алган журналистлар:
Резеда Галикәева,
Гөлия Гәрәева,
Резида Вәлитова,
Зөлфия
Фәтхет­ди­нова,
Ример Насретдинов.
Читайте нас: