+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илле өченче лауреатлар бүләкләнде

Илле өч ел элек — гәзитебезнең ярты гасырлык юбилеен каршылаганда игълан ителгән бәйгеләрдә кемнәр генә катнашмады да, кемнәр генә җиңү яуламады! Лауреат таныклыгыннан тыш, соңгы чирек гасырда матбугат дусларына баш мөхәррирнең Рәхмәт хатлары да, призлары да тапшырылып килә.

Илле өч ел элек — гәзитебезнең ярты гасырлык юбилеен каршылаганда игълан ителгән бәйгеләрдә кемнәр генә катнашмады да, кемнәр генә җиңү яуламады! Лауреат таныклыгыннан тыш, соңгы чирек гасырда матбугат дусларына баш мөхәррирнең Рәхмәт хатлары да, призлары да тапшырылып килә.

“Кызыл таң”ның 2020 елгы лауреатлары — сигез. Исем­лекнең башында — БДУда һәм БДПУда озак еллар укыткан дәвердә татар укытучылары, язучы-шагыйрьләре һәм журналистларының бер­ничә буынына белем биргән әдә­бият белгече һәм язучы Сәгыйдулла Хафизов. Соңгы елларда ул гәзитебез белән хезмәттәшлекне янә ныгытты, берсеннән-берсе фә­һемле, киң мәгълүматлы, усал мәка­ләләрен бастырып кына тора. Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры Рәзит Нурлыгаянов кайда гына эшләмәсен — туган районы Илештә колхоз рәисеме, республикадан еракта югары вазыйфа башкарсынмы — безнең белән һәрчак хезмәт­тәшлек итте һәм итә. Үткән ел дәвамында күренекле шә­хесләр турында басылып килгән язмалары өчен лауреат булды. Без аны шулай ук якынлашып килгән юбилее белән котлыйбыз! Хәйдәр Басыйров яшь чагында комсомол лидеры булды, озак еллар Чакмагыш район гәзитенә җитәкчелек итте. Туган ягы тарихына, аның данлы кеше­ләренә багышланган китаплары да бер-бер артлы чыгып тора. Аның кайбер иҗат җи­мешләре белән “Кызыл таң” укучылары да танышып бара. Яңавыл районының Югары Чат авылында туып-үскән Нәдһәт Фәтхиев — техник фәннәр кандидаты, нефть техник университеты укытучысы. Үз һөнәре буенча байтак ачышлар ясаган галим. Шул ук вакытта ул үзе күргән, кичергән хәл-вакыйгаларны матур итеп тасвирлап, укучыларыбызны сөендереп тора. Соңгы ел ярымда һәр җомга санында шагыйрь һәм прозаик Марат Кәбировның сатира-юмор сәхифәсе чыгып килә. Ул да безнең быелгы лауреат. Миләүшә Годбодь (без аны яшь чагында Колмөхәммәтова дип белә идек, күренекле шагыйрь Якуп Колмыйның якын кардәше дә ул) гаиләсе белән Чехиядә яши. Бик актив һәм эзләнүчән журналист. “Кара генерал” Даян Мурзинга багышланган мәкаләләр циклы бастырды. Кырмыскалы районындагы алдынгы тәҗрибәне, андагы хезмәт алдынгыларын без күп очракта шундагы журналист Эльвира Ямалетдинова язмалары аша беләбез. Аның язу сыйфаты да республика матбугаты дәрәҗәсендә. “Кызыл таң”да 1999 елның җәендә университет тәмамлау белән эшли башлаган Ләйсән Якупова — әдәбият бүлеге хезмәткәре, берничә шигъри җыентык авторы. Бер үк вакытта медицина темасын яктырту да аңа йөкләтелгән. Соңгы бер елда эш күләме шактый арткан каләмдәшебез республикабыз медикларының коронавируска каршы фидакарь хезмәтен оператив яктырткан өчен ел лауреаты исеменә лаек булды.
Җиде авторның иҗат җи­мешләре баш мөхәррир приз­лары белән билгеләнде. Мә­гариф ветераны Яхъя Мө­нировның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата “Каһар­манлык — каныбызда!” дигән күләмле язмасы гәзитнең алты санында басылган иде. Безнең белән менә ике дистә елга якын инде даими хезмәт­тәшлек итүче Марсель Кот­лы­галләмов журналист һө­нәренә тугрылык үрнәге булып тора дип һич икеләнүсез әй­тергә мөмкин. Элекке хезмәт­тәшебез Закир Әкбә­ровның повесть һәм романнары тугандаш ике республикада да танылу алды. Аның әдәби әсәрләрен һәм тарихи шәхес­ләр турындагы язмаларын гәзитебез укучылары да яратып кабул итә. Педагогия фәннәре кандидаты Ганс Хәкимов соңгы өч елда ике эссе бастырды. Данлы якташларыбызны матбугат аша пропагандалауда да зур хезмәт сала ул. Теге яки бу күренекле әдипнең юбилее якынлаша башласа, алар турында мәка­лә язуын сорап, без еш кына Фәнзил Санъяровка мөрәҗә­гать итәбез. Үтене­чебезне кире какмый ул. Шундый авторларыбыз күбрәк булсын иде! Бүздәктәге 2нче урта мәктәп китапханәчесе Фиүзә Бурангулова белән үз хәбәр­чебез Миләүшә Латыйпова да баш мөхәррир призына лаек булдылар.
“Тулпар” журналы лауреатлары кемнәр соң? Проза өлкәсендә Айгөл Әхмәт­га­лиеваның “Хәния” әдәби-документаль бәяны, шигърияттә Лилия Гайфуллинаның шигъри шәлкеме, әдәби тәнкыйть өлкәсендә Альбина Хәлиул­линаның “Ир солтаны турында кыйсса”сы иҗат бәйгесендә җиңүчеләр дип табылды.
Пандемия белән бәйле санитар-эпидемиологик таләп­ләргә ярашлы, быел барлык бүләкләнүчеләр дә бергә җы­елмады. Редакция аппаратындагылар бүләкләрен алды инде, Уфадан читтәге дусларыбызга аларны үз хәбәр­челәребез тапшырачак.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхет­ди­нов лауреат таныклыкларын, призларны һәм Рәхмәт хатларын тапшырганда басмала­рыбызның тугры дусларына рәхмәт әйтте, исәнлек һәм бәхет теләде, аларны килә­чәктә дә актив хезмәттәшлекне дәвам итәргә чакырды.

Фәрит Фаткуллин.


Читайте нас: