+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл таң”ның 2021 ел лауреатлары

2021 елда гәзитебездә дөнья күргән очеркларны, публицистик язмаларны, әдәби әсәрләрне тагын бер тапкыр барлап чыкканнан соң, мөхәрририят ел саен бирелүче “Кызыл таң” лауреаты” исеменә лаек булганнарны билгеләде. Быел материаллары мөхәрририятнең һәм укучыларыбызның югары бәясен алган түбәндәге авторлар иҗади бәйгедә җиңүчеләр дип танылды:

“Кызыл таң”ның 2021 ел лауреатлары
“Кызыл таң”ның 2021 ел лауреатлары

Редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Баш мөхәррир призына лаек булдылар:

Равил Насыйбуллин, галим — 5 июль һәм 16 ноябрь саннарында басылган публицистик мәкаләләре өчен;
Рәүф Шаһиев, язучы, педагог һәм галим — тарихи шәхесләребез турында ел дәвамында басылган сурәтләмәләре өчен;
Әлиф Галимов, даими авторыбыз — “Дөнья бу...” рубрикасы астында чыккан мәкаләләре өчен;
Рәзиф Зөбәеров, эшче-хәбәрче — шигырьләре һәм мәкаләләре өчен.

“Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларын таратуда ярдәм күрсәткән өчен

Фәнил Рамазанов, Иглин районы хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары;
Вадим Соколов, Чакмагыш районының “Базы” хуҗалыгы җитәкчесе;
Фәйрүз Галиев, Федоровка районының Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе;
Марат Рәхмәтуллин — Гафури районының Буруновка авыл Советы биләмәсе башлыгы;
Риф Мөэминов, Гафури районының Ленин исемендәге колхозы рәисе;
Энҗе Шәфыйкова, Ярмәкәй районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире;
Фәрзәнә ГАЛИЕВА, үзешчән композитор һәм шагыйрә;
Рамил Шәмсиев, Дүртөйле шәһәреннән табиб-эшкуар;
Светлана Васикова, Дүртөйле районының “Әллүки” халык фольклор ансамбле һәм “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе;
Туймазы районы Кандра авылы мәдәният йортының “Хәзинә” татар ветераннар вокаль ансамбле (җитәкчесе Зимфира Әхмәдиева).

Реклама өлкәсендәге актив хезмәттәшлек өчен

Рита Әхмәтова, Дүртөйле шәһәреннән лаеклы ялдагы табибә;
Фәүкыйнур Шәрипова, Уфа шәһәреннән лаеклы ялдагы хезмәт ветераны, шагыйрә;
Гүзәл Монасыйпова, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: