0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
26 Апреля 2018, 06:56

Тукай теле – әнкәм теле

Дөньялыкта 27 генә ел яшәп, бик күп буыннарга җитәрлек бай әдәби мирас калдырган Габдулла Тукай - милләттәшләребезнең һәркайсының йөрәгендә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әнкәм теле нинди матур, искитмәле,
Тукай язган шигырьләрне укы әле.
Истән чыкмый: “И туган тел, и матур тел...”
Ул шигырьнең хикмәтен бел, кодрәтен бел.

Үрнәк булып урнашкан ул күңелләрдә,
Тукай даны таралган бит күп илләрдә.
Телебезнең, халкыбызның нуры, йөзе,
Гыйбрәтле һәм мәгънә тулы туры сүзе.

Һәр җөмләсе акыл белән сугарылган:
“Эшең бармас атың булса тугарылган...”
Баш иябез, бөек Тукай, синең алда,
Изге җырың, шигырьләрең – безнең канда.

Лилия Кашапова-Искуҗина.
Туймазы районы,
Серафимовка авылы.