+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
23 Мая 2018, 06:45

Иң күп каралган татар интернет-сайтлары билгеләнде

"Liveinternet" бәйсез аналитика сервисы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә intertat.tatar сайты – татар телле мәгълүмат чаралары арасында дөньяда беренче урында тора.

Добавить в предпочтительные источники Google
Татар телле мәгълүмат чаралары рейтингы соңгы 31 көн күрсәткечләре буенча түбәндәгечә билгеләнә:

1нче урында - "Интертат" электрон гәзите (соңгы 31 көндә дөньяда 74509 кулланучы);
2нче урында - "Шәһри Казан" гәзите сайты (61673);
3нче урында - "Матбугат.ру" порталы (57592);
"Татар-информ" МАның татарча версиясе (40394);
"Кара аккош" интернет-журналы (24367);
"Сөембикә" журналы сайты (22397);
"Идел" журналы сайты (8044);
"Ялкын" журналы сайты (7394);
"Сәхнә" журналы сайты (6818);
"Сабантуй" журналы сайты (6430);
"Безнең гәҗит" гәзите сайты (5889).

Тиздән бу исемлеккә Башкортстанда нәшер ителүче татар телле басмалар да керер дип ышанабыз!