+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Милләт
24 Мая 2018, 09:02

Мәскәү татарлары “Штабы”нда Мурад Аджины искә алдылар

Мәскәү татарлары “Штабы”нда язучы, галим Мурад Аджига (1944-2018) багышланган искә алу кичәсе оештырылды. Бөтен гомерен төркиләрне өйрәнүгә, аларның бөек цивилизация тудыруын исбатлауга багышлаган галим шушы елның мартында вафат булган иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәтер кичәсенә төрки халыкларның билгеле вәкилләре җыелды. Кичәдә кумыкларны, ногайларны, башкортларны, әзәриләрне, чиркәсләрне, кырым татарларын һәм, әлбәттә, татарларны очратып була иде. Кичәне оештыручы Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалиев сүзләренчә, Мурад Аджи татарлар өчен дә бөек шәхес, билгеле язучы.

“Язучының “Бердәм илнең бердәм халкы” девизы гына ни тора! Ул алып барган сәясәт бүген тагын да зуррак әһәмияткә ия. Миңа калса, бу шәхесне өйрәнү дәвам иттереләчәк һәм аның иҗатының кыйммәте төрки халыклар, шул исәптән татарлар өчен арта гына барачак”, - диде Рөстәм Ямалиев.

Мурад Аджиның якын дусты, билгеле татар җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр галим 1980 елларда татарларга төрки дөньяга юл ачты дип саный.

“Аның «Полынь Половецкого поля” китабы басылгач, безнең күп нәрсәгә карашыбыз үзгәрде. Аңа кадәр төркиләрне кыргыйлар итеп кенә күрсәтәләр иде. Ә Мурад Аджи төркиләрнең бөек цивилизация тудыруын исбатлады” -, дип белдерде Гаяр Искәндәр.

Язучы, “Татар дөньясы" гәзите баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев Мурад Аджи белән 1980 елларда таныша. Үзгәртеп кору чорына кадәр Мурад Аджиның һәрбер яңа китабы басылып чыгу СССР күләмендә зур вакыйгага әйләнә.

“Ул елларда төркиләр турында түгел, хәтта татар булуыңны да бик кычкырып әйтергә ярамый иде. Ә Мурад Аджи шул елларда ук төркиләрнең алдынгы дәүләтләр коруын исбатлады. Шулай ук СССР халыкларының төркиләр белән турыдан-туры бәйләнеше барлыгын курыкмыйча әйтә иде. Совет чорында бик батыр белдерүләр иде бу. Дөресен әйткәндә, Мурад Аджи татарларга үзгәртеп кору җилләрен 20 елга алданрак алып килде”, - дип саный Ринат Мөхәммәдиев.

Тарихчыны искә алу кичәсендә шулай мөфти Нәфигулла Әширов, журналист Орхан Җамал, язучы Ильяс Богатырев, академик Илдар Үтәмешев, язучының хатыны Марина Аджиева һәм башкалар катнашты. Һәркем язучының иҗаты татар халкы өчен дә әһәмиятле булуын ассызлыклады.

Алик Далматов, “Безнең мирас” журналы.