— Бүген бәрәкәтле Балтач җирендә мәдәни һәм тарихи традицияләрне саклауның матур үрнәге булган ике зур вакыйга берләште. Шәҗәрә бәйрәме — буыннар бәйрәме! Ул ел саен популярлаша бара. Әлеге бәйрәм — туган төягебездә яшәүче милләтләр дуслыгының матур үрнәге. Районда татар, башкорт, урыс, мари, удмурт халыклары бер гаилә булып, дус-тату яши. Уртак йортыбыз — Башкортстанда киләчәктә дә тынычлык һәм татулык булсын, — диде котлау чыгышында Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Балтачлыларны һәм кунакларны Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән эш итү идарәсе баш советнигы Владимир Жебровский, мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәшит Хәйруллин, ведомстволар җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары котлады.
Шәҗәрә бәйрәме конкурсында быел республиканың егерме районы һәм шәһәреннән 200гә якын кеше катнашты. Бәйгечеләр дүрт юнәлештә — “Шәҗәрә”, “Яшь киленнәр”, “Гаиләм — минем кальгәм” һәм “Ялан ашы” номинацияләрендә көч сынашты. Әйтергә кирәк, меңләгән тамашачының күңеленә хуш килгән әлеге чараның режиссеры Редик Ганиев зур хезмәт салган.
Шәҗәрәңне белү, аны кәгазьгә төшереп, балаларга, оныкларга мирас итеп калдыру ихтыяҗы елдан-ел арта. Бәйгегә үз нәсел агачын тәкъдим итүчеләрнең күп булуы да моны ачык күрсәтте. Республика бәйгесе авыл биләмәләре арасында оештырылды. Этнофольклор ихаталар һәм тирмәләр янында республиканың Мишкә, Тәтешле, Бакалы, Караидел, Балтач районнарыннан, хәтта Мәскәү өлкәсенең Звенигород шәһәреннән килгән гаиләләр үз шәҗәрәләре белән таныштырды.
– Районда Шәҗәрә бәйрәме дистә елдан артык элек беренчеләрдән булып бездә, Нөркә авылында үтте. Шәҗәрә төзүчеләр арасында нәсел тамырларын архив материалларына таянып барлаучылар да бар. Иң сөендергәне, буыннар бәйләнеше белән кызыксыну яшьләр арасында да елдан-ел киң тарала,— ди авыл биләмәсе башлыгы Флидә Гыйндуллина.
Конкурска мәктәп укучылары, Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең кушылуы аеруча сөенечле. Гран-прины һәм Республика муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең махсус призын — Балтач районының Иске Янбай авылы биләмәсе, ә беренче урынны Караиделдән Вакилә Галиәскарова яулады.
Сабантуйның төп сәхнәсендә барган “Гаиләм — минем кальгәм” халык иҗаты бәйгесендә республиканың төрле төбәкләреннән иҗади, җыр-моңга сәләтле 14 гаилә катнашты. Гран-прига Балтачтан Хәйдәршиннар гаиләсе лаек булды.
Гаилә кыйммәтләрен саклау, яшьләрне тату һәм ныклы гаилә учагы булдырырга өндәү кебек көнүзәк мәсьәләләрне үз эченә алган “Яшь киленнәр” фольклор-этник конкурсында Дүртөйле, Яңавыл, Кырмыскалы, Баймак, Краснокама, Балтач, Ишембай, Мишкә, Аскын районнарыннан һәм Стәрлетамак, Агыйдел шәһәрләреннән 12 башкорт килене катнашты. Һәркем үз гаиләсенең күркәм йолалары белән таныштырды, җыр-биюгә, сүзгә, аш-суга, кул эшләренә осталыгын күрсәтте. Сылу да, уңган да киленнәр арасыннан Гран-прины Баймак кызы Юлия Бәхтиева алды.
“Ялан ашы” милли кыр кухнясы бәйгесе — Шәҗәрә бәйрәменең аерым бизәге булды. Бу конкурс республикада беренче тапкыр оештырылды һәм күпләрне үзенә җәлеп итте. Бәйгедә республиканың 6 районыннан 13 ир-егет үзенең көчле дә, җегәрле дә булуын расларга тырышты. “Ялан ашы” мәйданында казан асып, кемдер — үзе тоткан балыктан уха, кемдер кычыткан ашы, бишбармак әзерләде, учакта ит кыздыручылар, чаж-чож китереп тәбикмәк пешерүчеләр дә бар иде.
Иске Балтачта яшәүче Фигать Галинның учак өстендә әйләндерә-әйләндерә сарык түшкәсе кыздыруын күпләр кызыксынып күзәтте. Гомеренең 35 елын Себер якларында үткәреп, туган төбәгенә кайтып төпләнгән Фигать абый — иҗади шәхес икән. Үзе музыкант, үзе — шагыйрь, райондагы бик күп чараларның үзәгендә. Ялан ашы әзерләүгә дә бөтен фантазиясен эшкә җигеп тотынган ул.
— Ялан ашы – безнең халыкның борынгыдан килгән йоласы ул. Ир-егетләр җилкәсенә җәясен асып, атка атланып ауга чыгып киткән. Күп очракта табышын яланда ук эшкәртеп, казан асып, аш пешергән. Балтачлыларга шушы күркәм гадәтне тергезгән өчен афәрин диясе килә! — ди Баймак районыннан килгән Рамил Хәсәнов.
Әйткәндәй, Хәсәновлар бәйрәмгә гаилә династиясе белән — 17 кеше килгән. Алар барлык конкурсларда үз сәләтен күрсәтте. Рамил Сәфәргәли улы әйтүенчә, Баймактан 12 сәгать буена килсәләр дә, күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәм арыганлык тойгысының әсәрен дә калдырмаган. Шунысы мөһим, гаилә башлыгы “Ялан ашы” бәйгесендә беренчелеккә ия булды. Ә Гран-прины, умач ашы әзерләп, Балтачтан Шаһит Фәрхуллин яулады.
Кунакчыл, киң күңелле Балтач халкы бу көнне төрле төбәкләрдән җыелган якташлары, кунаклар белән бергә бәйрәм итте. Төбәктә әлеге бәйрәмнәрнең миллилегенә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклап килүләренә чын күңелдән сокланып кайттым. Әнә шундый чәмле, дәртле халкы белән бай районнарыбыз булганда, телебез дә, милләтебез дә яшәячәк әле!
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Балтач районы.