Якташларны сабантуй очраштырды
Туймазы районының Яңа Бишенде авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме күркәм бизәкләр белән балкыды.Халкыбызның милли йоласы сыйфатында сабантуй – авыл яисә төбәк дәрәҗәсендәме ул – кабатланмас бизәкләре белән үзенчә ямьле. Күптән урнашкан гадәт буенча июль башында үткәрелүче Туймазы районының Яңа Бишенде авылы сабантуе да моның ачык мисалы. Якташлар милли бәйрәмгә бу төбәктә туып-үскәннәр аеруча якын күргән элекке Алма бакчасына җыелды.
title