"Матбугат.ру" сайтындагы бу хәбәрне без шатланып кабул иттек, әлбәттә. Якташыбыз, Бүздәк районының Түреш авылы егете Тәлгать Гали улын үзебезнең арада күрәсебез килүе табигый.
Андый тавыш ияләре еш тумый дөньяга. Аның янында иҗади талант, эштә төгәллек, камиллек тә булганда Тәлгать Хәммәтшиннар килеп чыга да инде.
Тәлгать әфәнде үзен күрсәтергә яратмый торган "тыйнак даһи"лар кавеменнән булырга охшый. Әмма шулай да без аны туган якта ихлас каршы алырга һәм хезмәттәшлек итәргә өметләнеп торабыз.