+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
2 Августа 2018, 21:00

Без дә бетсәк, безне татар итеп Кем таныр да, бездән кем калыр?

Милләт язмышын кайгыртучы яшьләр зур сәфәрдән кайтты.Русиянең 33 төбәгеннән 150 татар егете һәм кызы биш көн дәвамында “Борис Полевой” теплоходында Идел буйлап Самара, Ульяновск, Болгар шәһәрләренә сәфәр кылып Казанга кайтты. Алар арасында Башкортстан яшьләре дә бар иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Татар яшьләре көннәрен Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Быел ул 28нче тапкыр узды.
Программада татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча укыту каралган иде. Дәресләрне халык артистлары Миңгол Галиев, Луара Шакирҗа­нова, фән докторлары Гамирҗан Дәүләтшин, Николай Максимов һәм башкалар алып барды. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алышты, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, киңкү­ләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашты һәм үз проектларын тәкъдим итте.
Катнашучылар үз проектларын Татар яшьләре көннәре программасы кысаларында үзләре оештырып карый алалар. Мәсәлән, “Татар егете”, “Татар кызы”, “Ел татары”, төрле тренинг, мастер-класслар кебек чаралар матур традициягә әверелде. Әлеге формат яшьләргә, милләттәш­лә­реннән бәяләмә, кайтаваз алырга ярдәм итә. Шулай ук, 7 ел дәвамында оештыру комитеты төбәкләрдә тормышка ашырылган иң яхшы проектларны җыентык итеп чыгара.
Биш көн дәвамында барган чараларга 27 июльдә Казанда нәтиҗә ясалды. Оештыруда активлык күр­сәткән яшьләр Татарстан Яшьләр эшләре министр­лыгының, Татар федераль милли-мәдәни автоно­мия­сенең Рәхмәт хатлары белән бүләк­ләнде. 
“Татар кызы” бәйгесендә Уфадан Кадрия Исламова җиңү яуласа, “Татар телен иң яхшы белүче” булып яшь җырчы, Уфа дәүләт сәнгать институты студенты Илнар Шәрәфетдинов танылды. “Минем татарча сөйләшү­емне шулай югары бәя­ләгәннәре өчен зур рәхмәт, бу минем өчен горурлык, шул ук вакытта гадәти дә. Мин Илеш районы Дөмәй авылында туып, татар мохитендә үстем. Бездә татарча сөйләшү, милли традицияләр канга сеңгән. Татарлар азрак булган төбәкләрдә, әлбәттә, туган телне саклау авыррактыр, шуңа күрә үз милли мохитең булмаган төбәктә яшәүче татарларның хәлен аңлыйм. Телне беренче чиратта гаиләдә сакларга, аннан соң милли мохит булдыруны кайгыртырга кирәк, – дип, Илнар сәфәрдән кайткач, үз тәэссоратларын “Кызыл таң”­чыларга җиткерде. “Узган атнада искиткеч кызыклы сәфәрдә булу бәхетенә ирештем. Төрле төбәктә яшәүче милләттәшләребез белән аралашып, аларның көнкүреше белән якыннан танышып кайту мөмкин булды.
“Татар яшьләре көннәре-нең” максаты ‒ милләт­тәш­ләрне бер­ләштерү, абруйлы шәхесләр белән танышып, аларның дәреслә­рендә белем арттыру. Бу форумга тәүге тапкыр бардым. Башкортстан вәкил­ләре исемле­гендә идем. Кая гына барсак та безне һәрчак якты йөз белән каршы алдылар. Самарада да, Ульяновскида да татарлар милләтнең киләчәген кайгырта, телне үстерү мөһимлеге турында уйлый, бу юнәлештә эшләр алып бара. Самарада олы бербөтен татар мәктәбе балаларга фәнни дәресләрдән башка милли тәрбиядә алу мөмкинлеге бирә. Ульяновск Татар милли үзәге эшләп килә. Милли чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар, матур кичәләр үткәрү өчен мәйдан бар. Болгарда моңарчы булганым юк иде. Бу җирдә милләтебез тарихы күз алдына килеп баса. Монда аның бөек, катлаулы һәм тирән тарихлы икәненә төшенәсең. Халкым өчен горурлык хисе били һәм үзеңне шушы милләт дәвам­чысы икәнен аңлыйсың.
Сәфәребезне ямьле бәйрәм итеп үткәрергә бик күп көч түккәннәре өчен оештыручыларга зур рәх­мәт!” – диде ул.

Зөһрә ИСЛАМОВА.