+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
23 Августа 2018, 11:18

\"Әллүки\"дә - \"Тау җиләге\"

"Әллүки" журналының 7нче санында, тышлыкта басылып чыккан "Тау җиләге" дип аталган балалар җыры иҗат ителүдә "Кызыл таң"ның турыдан-туры катнашы бар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республиканың ике ерак чигендә яшәүче шагыйрә белән композиторны нәкъ менә “Кызыл таң” очраштыра.

Туймазы районында яшәүче Светлана Нуртдинованың гәзиттә басылып чыккан шигырен күреп, Балтач музыка мәктәбе укытучысы, композитор Рәзидә Әхмәтова көй яза.

Аның укучысы, Балтач кызы Азалия Хәсәнова “Тау җиләге” җырын башкарып, "Сулпылар" телевизион бәйгесендә җиңү яулады.

Туймазыда "Кызыл таң"ның 100 еллыгына багышлап оештырылган концертта ул җырны Кандра авылы кызы Айсылу Закирова бик үзенчәлекле башкарды.