Төркиянең Анталия шәһәрендә сентябрьдән татар теле буенча курслар ачып җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Төркия татарлары әйтте.
«Татар теле укытучысы Халидә апа балаларга татар теле укытырга әзер. Казанда нәшрияттан "Әлифба" китапларын, татарча-урысча тематик сүзлек, “Иң матур сүзләр”, татар әкиятләре китапларын алдык. Мавыктыргыч әдәбият алырга тырыштык», — дип, Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты, адвокат, чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан Фәнис Зыялы бу китапларның курсларда кулланылачагын әйтте.
Анталиянең Көньяалты районы хакимияте каршындагы шәһәр думасының Чит ил гражданнары эшләре буенча совет рәисе Оксана Назарова моның балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай курслар булуын билгеләп узды. Ул бу курсларга Анталиядә яшәүче татар гаиләләре балалары, татарча начар белүче яшьләр, аннары татар телендә бөтенләй сөйләшмәүче яшьләр йөрер дип фаразлый.
«Һәр төркемдә баштагы чорда 15әр кеше җыелыр дип уйлыйбыз», — ди Оксана Назарова.
Аның әйтүенчә, бер мәчет имамы татар теле буенча дәресләр үткәрү өчен бүлмә бирергә ризалашкан.