Бәйгегә төрле темалар һәм жанрлар буенча иҗат ителгән оригиналь әсәрләр кабул ителде. Иҗади конкурста Башкортстанның 28 район һәм шәһәреннән 208 укучы катнашты. Абруйлы жюри аларның эшләрен дүрт яшь төркемендә (I-IV, V-VIII һәм IX-XI сыйныфлар, студентлар) тикшереп, “әкият”, “шигырь”, “хикәя”, “эссе”, “публицистика”, “фәнни эш”, “сценарий” номинацияләрендә 84 җиңүчене сайлап алды һәм бүләкләү тантанасына чакырды.
“Җанлы сүз-2018” бәйгесенең йомгаклау кичәсе 28 сентябрьдә Башкорт дәүләт университетының Тантаналар залында узачак. Бәй-гедә җиңүчеләрне республиканың танылган язучылары, шагыйрь-ләре, журналистлары, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре белән кызыклы очрашулар, Уфаның истә-лекле урыннары һәм музейлары буенча сәяхәт көтә. Яшь талантларга төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлекле бүләкләр, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшыру каралган. Теркәлү Башкорт дәүләт университетында көндезге сәгать 10.30 – 11.00 дә башлана.
Җиңүчеләр исемлеге белән
http://www.bashedu.ru/sites/default/files/prikaz_zhivoe_slovo2018.pdf адресы буенча Башкорт дәүләт университеты – Филология факультеты сайтында танышырга мөмкин.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.