Барда районының Байтирәк авылында ул 20 октябрьдә узачак. Балан бәлешләре "Иң матур бәлеш", "Иң тәмле бәлеш" номинацияләрендә бәяләнәчәк.
Моннан тыш, бәйрәмдә баланны тәмләндерү, балан бәлеше пешерү буенча осталык дәресләре оештырыла. Урман җимеше турында шигырьләр, җырлар яңгыраячак, милли биюләргә урын биреләчәк.
Быел балан уңды, урманнарда әле тегендә, әле монда куаклары аллана, ә мичләрдә бәлешләре баллана. Аның хөрмәтенә кем бәйрәм оештыра? Шул хакта безгә хәбәр итсәгез иде. Ә без сезнең бәйрәмне бөтен илгә танытырбыз. Сездән "баланлы" хәбәрләр көтәбез, дуслар!