Чарада Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов, Башкортстан мордва милли-мәдәни үзәге рәисе, Дәүләт җыелышы депутаты Юлия Герасимова, Салават шәһәре чиркәве пасторы Виктор, Богородица-Казань гыйбадәтханәсе протоиерее Геннадий атакай катнаштылар.
“Покш эрзянь чи” - “Зур мордва көне” гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән. Бәйрәмдә төрле халык йолалары тәкъдим ителде: бала туу, кыз ярәшү, армиягә озату... Һәр коллективның чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.
Бәйрәм кысаларында Бишбүләк китапханәсе үткәргән мордва телендә шигырь сөйләүчеләрнең “Тирень вал” интернет-конкурсында җиңүчеләрен бүләкләү булды. Алар арасында Марина Васильева (район Мәдәният сарае) һәм Максим Талаев (2нче мәктәп), Надежда Зуенкова (Федоровка китапханәсе), Снежана һәм Надежда Асабиналар, Дарина Евдокимова һәм Кузьминовка авылыннан Валентина Сайкина бар.