+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
22 Февраля 2019, 05:39

Йолдыз түгел, Ай кебек син, берәү генә дөньяда...

Казанда Әлфия Авзаловага багышланган китап дөнья күрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аны чыгару эше белән җырчының үзе исән чагында ук төзелгән фонд шөгыльләнде. Идея авторы, ахырга кадәр китапны туплау белән шөгыльләнүче кеше - кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Басма 544 биттән, 3 бүлектән тора. Аларда җырчының үзе язып калдырган истәлекләре, аның хакында дуслары, хезмәттәшләренең хатирәләре, аның репертуарындагы җырларның сүзләре һәм ноталары да бирелгән, шулай ук аның башкаруындагы 100 җыр тупланган диск.

Якын киләчәктә Әлфия Авзалованың туган ягы Актанышта һәйкәле дә барлыкка килергә мөмкин. Ә дөнья буйлап сибелгән милләттәшләр өчен аның җырлары - тере һәйкәл. Сагынганда кушылып җырлар өчен без сезгә аның үзе аеруча яратып башкарган, Гөлшат Зәйнашева шигыренә Равил Кузнецов иҗат иткән "Син түгел" дип аталган җырның сүзләрен тәкъдим итәбез.

Таңда сүнсә, кич кабына
Күк йөзендә йолдызлар.
Йолдыз янар, минем йөрәк
Гел сине сагынып сызлар.

Очратсам да мин башканы
Гел сине сагына күңел.
Йолдызларга тиң булса да,
Син түгел шул, син түгел.

Күк йөзендә йолдызлар күп,
Ай бер ялгызы яна.
Йолдыз түгел, Ай кебек син,
Берәү генә дөньяда.

Очратсам да мин башканы,
Гел сине сагына күңел.
Йолдызларга тиң булса да,
Син түгел шул, син түгел.