+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
17 Июля 2019, 15:03

Уфаның “Ихлас” мәчете Конгресска рәхмәт белдерә

Башкалабыз Уфаның Киров районы “Ихлас” мәчете Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт хаты юллады.

Башкалабыз Уфаның Киров районы “Ихлас” мәчете Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт хаты юллады.
Анда болай диелә:
“Хөрмәтле Ринат Зиннур улы! Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетеннән кайнар сәламнәребезне җибәреп, хәер-догалар кылып калабыз.
Шушы елның 5-6 июлендә 38 кеше Казанга сәяхәткә бардык. Милли мәркәзебезнең изге урыннарында булдык, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил музейларын карадык һәм, үзегез белүегезчә, Конгресста Сезнең белән дә матур очрашу насыйп булды, Аллаһыга чиксез шөкерләр булсын.
Әлбәттә, татар журналисты буларак та, чирек гасыр динебезгә хезмәт итүче буларак та, Казанда күп булырга туры килде, һәрбер сәфәрдән рухыбыз баеп, күңелебез күтәрелеп, милли аңыбыз үсеп кайтабыз. Шуңа да мондый сәфәрләрне оештыруны туктатмаска кирәк дигән фикердәбез.
Үткәргән форумнарыгыз, төрле чараларыгыз, ил күләмендә башкарган бөтен эшләрегез өчен үземнең исемнән һәм йөзләрчә шәкертем исеменнән Сезгә чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Аллаһы Тәгалә хезмәтләрегезне кабул итсен, әхирәттә саваплары насыйп булсын.
Башкортстан күләмендә милләтебезгә тугры хезмәт иткән Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алик Локманов, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов хатын-кызлар арасында милли һәм дини тәрбия алып баруда безгә зур ярдәм күрсәтәләр, кирәкле киңәшләрен бирәләр. Аларга да рәхмәтебез чиксез.
Хөрмәтле Ринат Зиннур улы! Алга таба да бергәләп милләтебез һәм динебез өчен зур, хәерле эшләр башкарырга насыйп булсын. Эшләрегездә уңышлар, ныклык, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз.
Зур ихтирам белән: «Ихлас» мәчете каршындагы В. Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина”.
Читайте нас