Бүген, 19 июльдә, Бөтендөнья татар конгрессының актлар залында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды. Килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров сәламләде.
Үз чыгышында Башкарма комитет җитәкчесе милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, ел әйләнәсендә уздырылып килүче чаралар турында сөйләде.
Аеруча Ринат Закиров милли бәйрәмебез сабантуй, Бөтенрусия авыл эшкуарлары җыены, Бөтенрусия татар дин әһелләре форумына тукталып узды. Шулай ук милләттәшләребезне ел саен Татарстанның Спасс районында уздырылдып килүче “Изге Болгар җыены”на чакырды.
Башкортстаннан килгән милләттәшләребезнең күпчелеге Уфа шәһәренең татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары иде, шулай ук араларында Чакмагыш, Бакалы районнары, Уфа районының Авдон авылы мөгаллимнәре дә бар иде. Очрашу ахырында Башкортстаннан килгән татарларга конгрессның истәлекле бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.