Сысерть шәһәр округы составындагы Кадниково авылында урнашкан “Ак ат” (“Белая лошадь”) ял итү клубы территориясендә Свердловск өлкәсенең XIV өлкә сабантуе гөрләде. Халкыбызның милли бәйрәмендә Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов катнашты.
Сабантуй рәсми ачылганчы, кунаклар биредәге төрле халыкларның тирмәләре белән танышты. Биредә 15 тирмә корылган иде. Шуны да әйтергә кирәк: Свердловск өлкәсендә 40тан артык милләт вәкилләре гомер итә.
Сабантуйны Татарстан һәм Башкортстаннан килгән һәм Свердловск өлкәсе артистларының чыгышлары бизәде. Төп сәхнәдә танылган җырчылар Ришат Төхвәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Зәринә Хәсәншина, Татарстанның Мөслим районы халык коллективы чыгыш ясады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.