+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
31 июль 2019, 13:31

Фатих Кәрим музеен төзекләндерү тәмамлана

Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев бүген янә Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәрим музеендагы төзекләндерү эшләре барышы белән танышты.

Ремонт эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып киткән иде. Эшләр барышын Вәсил Шәйхразиев даими контролендә тотты.
Бүгенге көнгә музей бинасын төзекләндерү тәмамланып килә. Ике атнадан ул тулысынча әзер булыр дип планлаштырыла. Тагын ун көннән экспозицияне монтажлап бетерәчәкләр.
Башкортстан ягы белән килешенгәч, музейны тантаналы ачу датасы билгеле булачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Читайте нас