Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык Мәскәү янында “Поколение” III Гомумрусия патриотик милләтара яшьләр лагерен оештыра. 16-21 октябрьдә узачак бу чара студентлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерларын, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче этномәдәни берләшмәләрне быел өченче тапкыр бер мәйданга җыячак.
Чарада катнашучыларны кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтә. Анда сәясәтчеләр, артистлар, музыкантлар, язучылар үзләренең уңышлары турында сөйләячәк. Шулай ук, актерлык осталыгы, халык алдында чыгыш ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
Берничә көн дәвам итәчәк чара кысаларында яшьләр профессиональ режиссерлар, продюсерлар җитәкчелегендә милләтара темага кагылышлы социаль роликлар төшерәчәк. Соңыннан роликлар төбәк телевидениеләренә тапшырылачак.
Һәр кичтә яшьләр илебездә яшәүче ниндидер халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышачак. Чарада катнашучылар үз туган телендә җырлар башкарачак, милли биюләр күрсәтәчәк.
— “Поколение” лагере — төрле милләт вәкилләрен берләштерүче мәйданчык ул. Шунысы куанычлы: яшьләр чарадан соң да бер-берсе белән тыгыз аралашып яши, — ди Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.