Татарстан АССРы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Дәүләт архивы Башкортстанның Милли архивы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең милкен варислары арасында Галимҗан Баруди бүлгәнен ачыклаган.
Бу хакта Татарстан Дәүләт архивы директорының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча урынбасары Илдар Шәфыйков сөйләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
“Башкортстанның Милли архивы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә безгә Шиһабетдин Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле документлар күчермәләре килде. Без танылган имам вафат булганнан соң, аның варислары арасындагы мөлкәтен танылган дин белгече Галимҗан Баруди бүлешү турында кызыклы факт ачыкладык”, - диде Илдар Шәфыйков.
Татарстан АССРы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Дәүләт архивы республика һәм татар халкы тарихы буенча документларны федераль, төбәк һәм чит ил архивларыннан ачыклау һәм кире кайтару буенча актив эш алып бара.