+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
7 август 2019, 12:39

Салават Миңнеханов балалар өчен журнал чыгара башлый

Татар эстрадасы җырчысы Салават Миңнеханов сентябрь аеннан балалар өчен "Акылкайка" - “Умняшка” дип аталган журнал чыгара башлаячак. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

Татар эстрадасы җырчысы Салават Миңнеханов сентябрь аеннан балалар өчен "Акылкайка" - “Умняшка” дип аталган журнал чыгара башлаячак. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.
“Аллаһы Тәгалә ярдәме белән сентябрьдә башлангыч сыйныф балалары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар, урыс һәм инглиз телләрендә “Умняшка” дигән балалар журналы дөнья күрәчәк”, - ди җырчы.
Салават Миңнеханов сүзләренчә, журналга атама тәкъдим итү буенча 800дән артык хат килгән. “Шуларның 99 проценты татарча иде. Әмма без урыс атамасын сайладык, чөнки журнал Русиянең башка төбәкләрендә дә чыгачак. Татарстанда татарча, урысча һәм инглизчә, Башкортстанда башкортча, урысча һәм инглизчә һ.б”, - дип аңлата ул.
“Познавайка”, “Познавашка”, “Развивайка”, “Почемучка”, “Почемучкин”, “Любознайка”, “Любознайкин”, “АБВГДейка”, “Смышленок” һ.б. дигәннәргә игътибар иттем. Безнең командабыз тәкъдим ителгән вариантлардан шунысын сайлап алды”, - ди җырчы.
Салават Миңнеханов “Умняшка” кызларга да, малайларга да туры килә торган атама дип саный. “Умняшка” дигән герой үзәккә куелачак. Балалар “Умняшка” кебек акыллы булырга тырышачак”, - дип исәпли, дип яза «Татар-информ”.
Читайте нас