+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Милләт
9 Августа 2019, 04:27

Динем, телем дип җан ата

Милләттәшебез Рәүф Хәсәновның изгелекле гамәлләре турында

Милләттәшебез Рәүф Хәсәновның изгелекле гамәлләре турында


Хәзер без, ни сәбәпледер, еш кына тискәре яктан телгә ала торган “үзгәртеп кору” чорының уңай яклары да булды. Мәсәлән, дин тоту ирегенә, илдәге “бөек” булмаган башка милләтләрне үстерүгә юл ачылды. Әмма, һәрвакыттагыча, дини һәм милли хәрәкәтләргә дин һәм милләт ике ятып бер төшләренә дә кермәүче, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы бәндәләр дә күпләп сырышты.

Шунысына да шөкер итик: динне таратуга, туган телебезне саклауга, үстерүгә җиң сызганып тотынганнар арасында, аз булса да, иманлы һәм милли рухлы татарлар да бар иде. Аларның берничәсе шушы хәрәкәткә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлегенә дә ия иде. Шундый шәхесләребезнең изге гамәлләре күптән онытылган “меценат”, “хәйриячелек” кебек төшенчәләрне телебезгә кабат кайтарды.


Туган республикабызда
Шул бармак белән генә санарлык милләттәшләребезнең берсе, иң балкып торганы, дияр идем – Күгәрчен районы үзәге Морактагы нефть кудыру станциясе җитәкчесе Рәүф Йосыф улы Хәсәнов иде.

Данлы да, канлы да тарихлы Миякә яклары. Мондагы татарларның ерак бабалары Казан ханлыгында яшәгән. Көчләп чукындыру башлангач, динне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен, өч авыл халкы җыелышып, гаиләләрен, малларын алып, туган төякләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнар. Хәзерге Миякә төбәгендә тукталып, урман кисеп-төпләп, игенчелек һәм терлекчелекне җәел­дергәннәр. Берничә авыл нигез­ләгәннәр, аларның һәрберсендә мәчет, мәдрәсә, кибет салганнар.

Рәүф шундый авылларның Җиде­гән дип аталганында 1952 елның соңгы көнендә туган. Гаиләдә балаларга дингә, туган телгә мәхәббәт ана сөте белән бирелә. Әнисе – башлангыч сыйныфлар укытучысы Маһира Тәүхетдин кызы, качып-посып булса да укып, биш вакыт намазын калдырмый. Мәктәп укытучылары да балаларны шушы төбәктә туган мәгъри­фәт­че Акмулла, Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллин кебек шәхесләр үрнәгендә тәрбияли.

1975 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган Рәүф Хәсәновны Урал — Себер магистраль нефтьүткәргечләр идарәсенең Собханкул станциясенә (Туймазы районы) механик итеп эшкә җибәрәләр. Тиз арада хезмәт вазыйфасы буйлап күтәрелә: өлкән механик, өлкән инженер. Шкапово – Салават – Орск магистраль нефтьүткәргеченең куәтен арттыру максатында 1977 елда Моракта яңа нефть кудыру станциясе төзергә карар ителә. Хәсәнов аны сафка бастыруда җиң сызганып катнаша. Озакламый аны шул станциягә җитәкче итеп тәгаенлиләр. Станция базасында нефтьчеләр өчен яңа техника сынау полигоны оеша. Монда Рәүф Йосыф улы галимнәр белән берлектә тәҗрибәләр үткәрә. Бу юнәлеш­тәге эшләрнең нәтиҗәсе буларак, берничә дистә фәнни хезмәт яза, берничә рационализаторлык тәкъдиме кертә. 38 яшендә аңа “БАССРның атказанган нефтьчесе”, тагын бераздан “Русиянең нефть сәнәгате отличнигы” исемнәре бирелә. АКШ­та, Кытайда, Европаның берничә илендә эш буенча командировкаларда була.

Бу вазыйфаны 22 ел башкаруы дәверендә милләттәшебез күпчелеге башкортлар һәм урыслар яшәүче бу төбәктә үз кешегә әверелә. Аны әле дә сагынып искә алалар. Рәүф Хәсәнов Күгәрчен район Советының берничә чакырылыш депутаты, төзелеш буенча даими комиссия рәисе буларак башкарган эшләр бихисап. Нефтьү­т­кәргечләр тармагында эшләүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү өчен ярдәмче хуҗалык оештыра. Биредә сыер маллары, ат, сарык үрчетәләр, умарта тоталар. Район үзәгендә күпкатлы йортлар, асфальт юллар, мәчет төзетә. Йомагуҗа мәдрәсәсен яңартуга күп көч сала. Районда аның матди ярдәмен тоймаган мәчет һәм мәдрәсә булмый ул чакта. Аны бик хаклы рәвештә район мөселманнары мөхтәсибәте әгъзасы итеп сайлыйлар.

Морактагы тулы булмаган татар урта мәктәбен тергезеп кенә калмый, аның бүлмәләрен заман таләпләренә тулысынча җавап бирерлек җиһазлый. Биредә булып киткән Төркия мәгъри­фәтчесе һәм педагогы Синан бәй шушы татар мәктәбе базасында төрек гимназиясе ачарлык тулы нигез булуын билгели. 1995 елда Башкортстанда яшәүче татар халкы этнографиясе музее ачылгач, Рәүф Йосыф улы аңа ярдәм йөзеннән музей директорын Күгәрчен районына экспе­дициягә алып китә. Бердәм тырышлык белән бу төбәктән генә дә 200гә якын экспонат җыела. Хәсәновка гамәли һәм гыйльми эшчәнлекләре өчен бирелгәннәренә “Русиянең мәгариф отличнигы” исеме дә өстәлә. Ул Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә.

Туксанынчы еллар урталарында Рәүф Хәсәнов “Кызыл таң” белән дә шактый актив хезмәттәшлек итеп алды. Гәзит битләрендә “Туган тел” конкурсы оештыру башлангычы белән чыкты һәм җиңүчеләрне бүләкләүне финанслады. Аңа йомгак ясалуга ул икенче — халкыбызда әхлак тәрбияләүче “Иман” конкурсына яшел юл ачты. Шундый изгелекле гамәлләре өчен ул “Кызыл таң”ның 1995 ел кешесе” дип табылды.

Белемнәрен төрле яклап камил­ләштерергә омтылучы милләттәшебез Башкортстан Президенты Хакимияте каршындагы академиядә кризиска каршы мәсьәләләр белән шөгыльләнүче арбитраж идарәче белгечлегенә укыды. Төп вазыйфасыннан тыш, аны банкротлыкка чыккан Куганак һәм Темәс кирпеч заводларын аякка бас­тыру өчен арбитраж җитәкче итеп бил­геләделәр. Бу заводларда эшләрне көйгә салып, ышанычлы кулларга тапшырды ул.

Бәләбәй механика заводының генеральный директоры вазыйфасына күчерелгәч, маркетинг тикшеренүләр нәтиҗәсендә базар шартлары таләп­ләренә җавап бирерлек яңа төр продукцияләр җитештереп, аларны дөнья базарына күпләп чыгара башлыйлар. Завод Бәләбәйне төзек­ләндерүгә дә зур өлеш кертә. Шә­һәр­нең татар гимназиясенә һәм мәчетенә шефлык итә. Директорны Бәләбәй мөселманнары дини оешманың рәисе итеп тә сайлыйлар. Бер үк вакытта туган авылы Җидегәнне дә хәстәр­легеннән читтә калдырмый: анда такта яру корылмасы урнаштырып, байтак кешене эшле итә. Сабантуйлар, авылдашлар белән очрашулар үткәрә. Мәчет, мәдрәсә һәм андагы имамга йорт салдыра. 12 җәй рәттән шул базада тирә-яктан җыелган балаларга башлангыч әдәп, әхлак, дин сабаклары бирү лагере эшли.
Казанда


2011 елда Рәүф Йосыф улы гаиләсе белән Казанга күченә. Шул ук елда Татарстан Президентының тарихи һәйкәлләрне тергезү турындагы карары нигезендә Казан үзәгендә 62 объект аукционга куела. Шуларның берсен — “Милләт” типографиясе бинасын Рәүф әфәнде сатып ала һәм шунда ук төзекләндерү эшләренә керешә.

Иске Татар бистәсенең Нариманов урамындагы 62нче санлы ике катлы бу кирпеч йорт сәүдәгәр Ибраһим Идрисовныкы була. Бу кеше Арча районындагы туган авылы Наласадан күченеп, бакалея товарлары һәм китаплар белән сәүдә итә башлый. Мәхәллә башлыгы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Галимҗан Баруди белән таныша. Бу танышлык сәүдәгәргә зур йогынты ясый, ул яңа ысул белән укытыла торган мәдрәсә-мәктәпләр өчен китаплар, дәреслекләр чыгару уе белән янып йөри башлый, типография ачарга рөхсәт ала. Төзелешкә тотыласы акчаның яртысы – Идрисовлар гаилә­сенеке, яртысы Барудиларныкы була.

“Милләт” дип аталган типография 1908 елның сентябрендә ачыла. Монда фәнни-методик, педагогик әдәбият, яңа ысул белән укытыла торган мәдрә­сәләр өчен дәреслекләр, кулланмалар, шулай ук төрки һәм татар халкы тарихына, медицина, гарәп фәлсәфәсе, Ислам тарихына багышланган китаплар, календарьлар, буклетлар басыла. Аларның гомум тиражы 1 миллион 376 мең данәгә җитә. Китаплар Уфа, Әстерхан, Минзәлә, Чаллы кебек шәһәрләргә таратыла.

“Милләт”тә дөнья күргән басмалар югары полиграфик бизәлеше белән аерылып торган. Монда, әлбәттә, типография хуҗасының улы Мөхәм­мәтнең роле дә зур булган. Ул полиграфия серләренә төшенү өчен махсус Мәскәүдә, Петербургта, Истанбулда укып кайткан. “Милләт” ХХ гасыр башындагы иң эре милли типогра­фияләрнең берсе булып саналган. Совет елларында әлеге бина күпфа­тирлы торак йорт буларак файдаланылган, аның еш алышынып торучы хуҗалары бинага салкын караган, ул беркайчан да ремонтланмаган. Советтан соңгы чорда бөтенләй ташландык хәлгә килгән: стеналары ишелгән яисә аларда зур-зур ярыклар барлыкка килгән.

Рәүф Хәсәнов аны сатып алгач та төзекләндерү эшләре проектын Светлана Мамлиева җитәкчелегендәге бер төркем архитекторларга тапшырган. Бинаның беренчел күренеше сакланган. Рәүф Хәсәнов та, архитекторлар да шул күренешне үзгәртмәүне максат итеп куйганнар.

Гаять кадерле булган тарихи бина бүген Нариманов урамын бизәп, балкып утыра. Биредә динебезгә, милләтебезгә хезмәт итүче төрле чаралар үткәрелә.

Рәүф Йосыф улы Бөтендөнья татар конгрессының берничә съездында делегат булып катнашты, Аксакаллар шурасы рәисе дә булды.

Хәләл җефете Гөлфия Сәмерхан кызы белән алар үзләре кебек үк милләт җанлы, дин кануннары буенча яшәүче дүрт ул тәрбияләп үстерделәр. Рөстәм, Раил, Руслан, техник университетны, аның аспирантурасын тәмамлап, хәзер вазыйфалы гыйльми эштә. Өйләнгәннәр. Бәләбәй татар гимназиясендә бары тик “бишле” билгеләренә укыган Райнур Казан федераль университетында белем ала. Өч малай, әтиләре кебек, читтән торып “Мөхәм­мәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Быел Райнур да анда укырга кергән. Берничә телдә иркен сөйләшәләр. Әлбәттә, сабый чактан ук каннарына сеңгәнчә, алар арасында иң кадерлесе — туган тел.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас