-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
15 август 2019, 10:02

Туфан Миңнуллин

Мәшһүр милләттәшебезнең без белгән һәм белмәгән яклары

Мәшһүр милләттәшебезнең без белгән һәм белмәгән яклары


Гаять зур күләмле – утыз басма табаклы, тиражы өч мең данә булган һәм югары зәвык белән эшләнгән бу китап-фотоальбомны миңа Казандагы якын дусларымның берсе бүләк итеп җибәрде. Анда халкыбызның күз уңында мәгънәле гомер кичергән, исән чагында ук мәртәбәле бәяләнүгә лаек булган олуг шәхесебез – гаҗәеп талантлы каләм иясе һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында замандашларының истәлек-хатирәләре һәм үзенең кайбер әдәби сәхифәләре туплап бирелгән.


“Замана җилләре ничек исүгә карамастан, туган халкының кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычларын үзенеке дип кабул итүче, шуны җырлаучы Туфан ага безнең аксакалыбыз, олуг остазыбыз иде, – дип яза Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Аның күпкырлы таланты республикабыз театрларының репертуарын баетты. Гаять халыкчан спектакльләре тамашачыларның театрга мәхәббәтен үстерде, яңа буынны тәр­бияләде. Иҗатының югарылыгы, камиллеге Татарстан, Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге күпсанлы премияләр белән дәлилләнде”.

Күпчелегебез белгән мәгълүматлар түбәндәгечә: Туфан Габдулла улы Миңнуллин (1935-2012) – Татарстанның халык язучысы (2005), ТАССРның, РСФСРның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1984, 1995), РСФСРның К. Станиславский исемендәге (1979), ТАССРның Г. Тукай исемендәге (1979), Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге (1974) премияләре лауреаты. “Почет билгесе” (1984) һәм “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” (2005) орденнары кавалеры.

1984-89 елларда – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, 1989-91 елларда – СССР халык депутаты, 1985-90 һәм 1995-2012 елларда (вафатына кадәр) – Татарстан Югары Советы һәм Дәүләт Советы депутаты.

Язган һәм сәхнәләштерелгән драма, трагедия, комедияләре саны буенча ул, мөгаен, Гиннессның рекордлар китабына керерлектер. Камал театрында – 35, Тинчуринныкында 15 әсәре куелган. Русиянең һәм якын чит илләрнең 62 (шул исәптән безнең республиканың 9) театрында гөрләп бара аның әсәрләре. Берничәсен генә искә төшереп үтик. “Нигез ташлары”, “Үзебез сайлаган язмыш” (бу ике спектакле өчен авторга М. Җәлил премиясе бирелде), “Әлдермештән Әлмәндәр” (К. Станиславский премиясе), “Ай булмаса, йолдыз бар” (Г. Тукай премиясе). Болардан тыш, тагын “Канкай углы Бәхтияр”, “Без китәбез, сез каласыз” (Г. Тукай турында), “Моңлы бер җыр” (М. Җәлил турында), “Гөргөри кияүләре”, “Илгизәр+Вера”, “Миләүшәнең туган көне”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Хушыгыз!..” Боларның һәрберсе – үзе бер тарих, үзе бер вакыйга.

Татар, башкорт, урыс, инглиз тел­ләрендә барлыгы 48 китабы (шул исәптән 10 томлыгы) нәшер ителгән. “Туфан Миңнуллин иҗаты” дигәндә без аның драматургиясен күздә тотсак та, ул бит әле искиткеч үткен телле публицист, прозаик һәм шагыйрь дә иде. “Дуслык хакына” дигән беренче китабы (30 яшендә) юмористик хикәяләрдән тора, “Чишмә җыры” дигән өченче китабына да (1968) хикәяләр һәм новеллалар тупланган иде.

Әйе, болар – һәр татар (әгәр ул ахыргача миңгерәүләнеп бетмәсә) белергә тиеш нәрсәләр.

Драматургның биографиясендә үзенчәлекле, хәтта сәер яклар да аз түгел икән. “Мин бик кызыклы гаиләдә үстем, – дип яза ул үзе. – Бер-берсе белән ни холык, ни белем мәсьә­ләсендә капма-каршы булган ир белән хатын минем әтием һәм әнием иде. “Характерлары килеш­мәгән, шуңа аерылышканнар” дигән уйдыр­мага мин ышанмыйм. Әгәр алай булса, минем әти белән әни бер генә сәгать тә яши алмаган булырлар иде. Ә алар кырык биш ел бергә яшәделәр...”

Габдулла Миңнуллин Казанда туган. Гафур Коләхмәтовның үзеннән белем алган, мәктәпкә хәтта Габдулла Тукайның килгәнен күреп калган. 20 яшьләрдән үткән шактый белемле бу егет 1924 елда Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылына килеп төпләнгән, шунда гаилә корган. Гадел, принципиаль, туры сүзле кеше. Авыл Советы секретаре вазыйфасында бөтен булмышын дәүләт эшләренә багышлый. Ә йорт-хуҗалык мәшәкатьләрен яратмый да, аңламый да, белми дә. Хәтта ат җигәргә дә өйрәнми. Бөтен стихиясе кәгазь, каләм, счет төймәсе була. Улы бер мәзәк хәлне тасвирлый: “Бервакыт әти кулына чыбык тоткан да капка төбендә, пыр туздырып, бер сыерны куып йөри.

– Бар әле, чык әле, әтиең нишли анда? – ди әни. Чыктым.

– Әти, нишлисең, ә? – дип сорыйм.

– Менә, керми бит! – ди.

– Ә нишләп ул керсен?

– Әниең алып кайтырга кушты. Саварга вакыт, – диде.

– Безнең сыер түгел ич ул, – дим.

– Корсагында агы бар, дип әйтте ич әниең.

Рәхәтләнеп көлдек әни белән. Авылда яшәп, үз сыерын танымаган крестьян гайре табигый хәл ич! Сарык, казларны әйткән дә юк. Әйе, авыл кешесе түгел иде әти”.

Аның каравы, гаиләдә башлык, бөтен эшләрне “сөреп” баручы – әни кеше. Аның характеры формалашуына җиде малай уртасында бер кыз булып үсүе дә роль уйнагандыр. “Ир балалар белән уйнап үскәнгә, ирләр холкы, ирләр тәвәккәллеге бар иде аңарда”, – дип яза Туфан ага. – Әнидә ирләр характеры булу безне сугыш вакытында ачлык-ялангачлыктан саклап калды. Әти фронтта. Сугыш башланганда сыерсыз калган булганбыз, бозаудан алып үстереп, бер-ике елдан соң әни безгә үз сыерыбызның сөтен эчертте”.

“Мин авылда “театр” уйнап үстем”, – дисә дә, хезмәт биографиясенең башында һөнәри сәхнәгә, әдәби иҗатка тартылуы сизелми. Олы Карамалы урта мәктәбен тәмамлагач, район гәзитендә әдәби хезмәткәр булып өч ай гына эшләп ала. Шуннан ул – кулланучылар җәмгыяте хисапчысы. Бухгалтерлар курсларында укып чыга. Казахстанга юл тота – чирәм җирләр совхозында бухгалтер. Туган авылына кайтып, кибеттә сатучы да булып эшли.

21 яше тулгач, М. С. Щепкин исемендәге Мәскәү театр училищесына укырга керә. Монда ул тормыш тәҗрибәсе булуы, тәвәккәллеге, уңганлыгы нәтиҗәсендә курсташларының лидерына, кыенлык килгәндә аларны коткарып калучыга әверелә. Һәм көне-төне яза: пьесалар, хикәяләр, новеллалар. Укуын да кызыл дипломга тәмамлый. Минзәлә театрына эшкә китеп, шул елны ук үзенең “Күрше кызы” дигән пьесасын куйдырып, үзе дә шунда роль башкара. Камал театрына эшкә килә, сабакташы Нәҗибә Ихсановага өйләнә. Әмма актер буларак үз урынын таба алмый булса кирәк, берничә иптәше белән ул театрдан эштән җибәрелә. Телевидениедә өлкән мөхәррир, “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр, Язучылар берлегенең әдәбиятны пропагандалау бюросы рәисе булып эшләп ала, 1969 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

“Театрдан читләштерелсә дә, Туфан үз һөнәрендә калырга, сәнгать аренасыннан китмәскә карар кыла, – дип хәтерли аның сабакташы Әхтәм Зарипов. – Ул чорда татар театрында гына түгел, гомумән, театрларда драматургия кытлыгы... Ничә пьеса язгандыр – санап караганым юк. Әмма төрки дөньясы менә ярты гасырдан артык инде аның әсәрләре буенча спектакльләрне яратып карый.

Драматургия “урманына” кергәндә, Туфан, әлбәттә, кайда нинди “киек” яшеренүен дә, алардан ничек саклану кирәген дә белеп керде. “Урманга” ул мылтык белән кермәде. Аңа, бүре дә тук, сарык та исән калсын өчен урманны өйрәнү кирәк иде... Һәм өйрәнде Туфаныбыз, тагын бер институт һәм тормыш академиясен тәмамлады. Шул өйрәнүләрнең нәтиҗәсе, җиңү символы буларак, беренче булып Академия театры сәхнәсенә яшь авторның “Миләүшәнең туган көне” әсәре буенча куелган спектакль менде. Бу инде Туфанның да икенче туу көне иде...”

Туфан Миңнуллин Татарстан парла­ментының алыштыргысыз депутаты булды, төрле милләт кешеләре, олылап, “Аксакал”, “Туфан абый” дип йөрттеләр. Үзе өчен соңгы булган чакырылыш алдыннан ул парламент рәисенә керә: “Инде яшем дә өлкәнәйде, язасы әйберләрем дә җыелды, бу юлы депутатлыкка бармам”, – ди. “Барасыз, Туфан абый, Сез миңа кирәк, парламентка, республикага кирәк!” – ди рәис. “Мин бик уңайсыз кеше бит, еш кына регламентны да бозам”. “Регламентны бозсагыз, төзәтеп җибәрербез, милләт язмышы, республика халкы тормышы турында сүз барганда Сезнең фикерләр аеруча мөһим, депутатлыкка чыгуыгызны үзем сорыйм”, – дип күндерә аны парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләре буенча, Туфан абыйның депутат булып торуы парламент өчен зур мәртәбә була. Ул бик җитди кеше, закон проектларының халык тормышы өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген өйрәнә, бу уңайдан үз фикерләрен саллы итеп җиткерә.

Туфан Миңнуллин – Татарстанда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүгә саллы өлеш керткән могътәбәр шәхес­ләребезнең берсе. Парламентта ике телне дә тигез дәрәҗәдә куллану, документларны ике телдә әзерләү, синхрон тәрҗемә итү мәсьәләләрендә аның таләбе кискен була. Шул ук вакытта, татар теле язмышы турында сүз алып барганда, республикада яшәүче башка азсанлы милләтләрнең мәдәниятен, мәгарифен үстерүдә дәүләт ярдәмен булдыру зарурлыгы хакында да әйтми калмый.

Ул үз күңелендәге туры сүзне дуска да, дошманга да бәреп әйтә, кайчакта хәтер саклап та тормый, әмма һәрчакта да позага басмый, урам себерүчене дә үзе белән тиң күреп аралаша, президентлар янында да мескенләнмичә сөйләшә белә. Ил һәм халык язмышы хакында сүз барганда, ул беркайчан да читтә калмый, киресенчә, алдын-артын карамыйча, ярсый-ярсый ут эченә ташлана. “Туктагыз әле, агай-эне, алай түгел, болай бит ул”, – дип, күпләрнең фикерен үз ягына борып җибәрә ала.

Аның СССР халык депутаты чагы. Телевизорда Мәскәүдән СССР Югары Советы сессиясен турыдан-туры трансляцияләү бара. Дөреслеккә, ирекле сүз-фикергә сусаган, чын демократиянең тәмен татый башлаган халык андый тапшыруларны ябырылып, эшләрен ташлап карый иде. СССР Хөкүмәте җитәкчесе Николай Рыжков доклад ясый, ил икътисадына идарә итүнең катлаулылыгыннан, авырлыгыннан зарлана. Туфан шунда, аны бүлдереп, урыннан гына: “Если не можете управлять, не надо было столько завоевывать!” – дип аңа гына хас булган, инде бөтен илгә таныш көр тавышы белән тоташ ил алдында күпләрнең күңеленә ятышлы фикерен әйтеп ташлый.

Яисә заманында Татар дәүләт опера һәм балет театрындагы вәзгыять. Репертуардан татар опера-балетларын кысрыклап чыгару башлана. Төрлечә кимсетүләр бөек җырчыбыз Хәйдәр Бигичевның яшьли гомерен өзә. Зилә Сөнгатуллинаны театрдан китәргә мәҗбүр итәләр. Театрдагы хәлләр Югары Совет сессиясендә тик­шерелә. Туфан абый шунда Президент Минтимер Шәймиевка әйтә: “Минтимер Шә­рипович, сезнең бит бөтен министрларыгыз бер Зилә Сөнга­туллинага тормый. Министрларны сез атна саен алыштыра аласыз, ә Зиләне – юк!” (Катырак тагын өч сүз өсти).

Туфан Миңнуллин беркемнән, бернәрсәдән дә курыкмаганмы? Ул дәваханәгә барудан һәм самолетка утырудан курыккан, дөресрәге, ул аңа утырмаган да.
Фәрит ФАТКУЛЛИН.
Читайте нас в