+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
17 август 2019, 19:28

Зур фаҗигане булдырмый калган Дамир Йосыпов турында: "Намазлы, сабыр һәм тыйнак чын татар егете..."

Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә юлланган һәм берничә минутан дивагетеле сүнгән самолетны татар егете - очучы Дамир Йосыпов кукуруз басуына шассисыз килеш утырта ала.

Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә юлланган һәм берничә минутан дивагетеле сүнгән самолетны татар егете - очучы Дамир Йосыпов кукуруз басуына шассисыз килеш утырта ала.
Дамир Йосыпов 1977 елда Красноярск краеның Игарка шәһәрендә туган. Бераз вакыттан аның әти-әнисе Сызраньга күченә. Дамир Йосыпов очучы булырга теләсә дә, була алмый. Ул медкомиссияне уза алмый, юрист булырга укый һәм шәһәр хакимиятендә эшли. Әмма очучы булырга теләге сүнми, ул 32 яшендә Ырынбур өлкәсенең Богырыслан гражданнар авиациясе мәктәбенә укырга керә. 2013 елда "Уральские авиалинии" компаниясендә эшли башлый. Сызраньның Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Мәскәү өлкәсендә двигателе сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта алган очучы Дамир Йосыповның намазлы кеше булуын әйткән.
- Мин аның белән таныш. Мин 2000 елда Сызраньга килдем, ул мәчеткә йөрде. Ул Коръән дә укый, намаз да укый белә. Ул мәчеткә еш йөри иде. Биш вакыт укыды дип әйтмим, җомга намазларын калдырмады. Аның юридик белеме бар, шуңа күрә мәчеткә юридик яктан ярдәм итте. Милли эштә дә тырышты. Татарча әйбәт сөйләшә ул. Дамирның хыялы иде очучы булу. Моннан китеп, Богырысланда укыды да, очучы булды. 5-6 ел элек Екатеринбургка китте, кайткалап йөрде.
Илгизәр Сәгъдиев былтыр Дамир Йосыповның әтисе, гомере буе вертолетта очкан Касыйм Йосыпов белән Хаҗга баруы турында сөйләде. “Алар өч ир туган, олы абыйсы Аликны да беләм, ул полициядә, икътисади җинаятьчелек буенча эшли”, - диде ул.
Бу хакта Интертат.ру яза.
Читайте нас