Гүзәл Рәмзил кызы - Шаран районының Түбән Зәет авылыннан.
БДУның филология факультетын, шунда ук аспирантураны тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты. Казанда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрын җитәкли.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрында бүген аның «Томан» пьесасы буенча репетицияләр башланган.
Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев үзе куя. Спектакльдә Әзһәр Шакиров, Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Гүзәл Шакирова, Мәрьям Йосыпова һәм Артур Шәйдуллин катнашалар.