+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
19 август 2019, 05:37

Тимати - татар язучысы оныгы

Тумышы белән ике республика чигендә урнашкан Баулы районыннан булган әдип, үзгәртеп кору елларыннан башлап, татар мәдәнияте, әдәбияты турындагы язмалары, хикәяләре белән танылу алган иде.

турындагы язмалары, хикәяләре белән танылу алган иде.
Русиянең танылган рэп-башкаручысы Тиматиның татар язучысы оныгын белә идегезме әле? Ул 36 яшьлек туган көнен билгеләп узгач, мәгълүмат чаралары кызыклы фактларны ачыклаган.
vestikamaza.ru язганча, туган көнен Тимати Мальдив утрауларында каршы алган. Тиматиның әнисе Симона Юнысова үзенең аккаунтларында улының туган көненнән алган тәэсирләре белән уртаклашкан, диелә хәбәрдә. Улының, ниһаять, үсүен, аның өчен борчылмаска да булуын язган ул хәбәрендә.
Шунда ук чыганак Тиматиның нәсел тамырлары Татарстанга барып тоташуы турында искәртә. Җырчының бабасы танылган әдип Вахит Юныс икән. Тумышы белән Баулы районыннан булган әдип, үзгәртеп кору елларыннан башлап, татар мәдәнияте, әдәбияты турындагы язмалары, хикәяләре белән танылу алган иде. 2006 елда вафат булып, туган Исергәп авылында җирләнгән.
Вахит Юнысның улы Илдар эшкуарлык юлыннан китә. Яһүди Симона белән никахтан Тимур туа. Чыганак, шулай ук, Тиматида татар каны агуына карамастан, аның татар телен белмәвен, хәтта бабасы туган-җирләнгән авылда булмавын да искәртә...
Бу хакта "Шәһри Казан" яза.
Читайте нас