Бүген Туймазы районының Төмәнәк авылындагы "Бабай утары" этнографик музей комплексында икенче тапкыр татар үзешчән фольклор ансамбльләренең «Җырлыйк әле!» фестиваль-бәйгесе уза. Чараны рәсми рәвештә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев ачты.
Шулай ук, катнашучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортстанның «Ак калфак» җәмгыяте җитәкчесе Люция Вафина, «Бөтенрусия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Фәнир Галимов сәламләделәр.
Фестивальдә Башкортстанның Краснокама, Кушнаренко, Архангель, Дүртөйле, Кырмыскалы, Борай, Бакалы, Туймазы районнарыннан һәм Уфа, Салават шәһәрләреннән 250 һәвәскәр, 14 ансамбль катнаша. Шулай ук, бәйрәмгә, махсус кунак буларак, Киров өлкәсенең «Алтын ай» - татар, «Агинәйләр» - башкорт, «Ош пеледыш» - мари, «Родинки Агидели» чуваш халык фольклор ансамбльләре дә чакырылган.