Йөзләрчә җырга шигырьләр иҗат иткән үзебезнең Рамил Чурагулны татар мәркәзе чакыра.
Рамил Чурагул 20-22 августта унөченче тапкыр иҗади турга чыгуын әйтте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Аның сүзләренчә, сәяхәттәБашкортстан һәм Татарстанрайоннарыннан, шәһәрләреннән аның иҗатын яратучы тамашачылар катнаша.
“Башкортстанда яшәп тә, татар халкының рухи байлыгына кертеп, иҗат итеп яшәүче шәхесләр арасында Рамилнең үз урыны бар. Рамил Чурагулов – үзебезнең егет. Сезнең бу сәфәрегезгә бездән дә ярдәм булачак.
Мондый чаралар халкыбызны берләштерә, үзенең кем икәнен расларга, уйланырга, балаларына җиткерергә ярдәм итә”, - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
Ул Башкортстанда милләтебез яшәсә, татар яшәячәк, дигән фикердә.
“Бу заманда бигрәк тә, менә шундый мохиттән чыккан талантлар, язучылар, җырчылар, галимнәр, телчеләр – барысы да шушы җирлектә тәрбияләнгән кешеләр, алар безгә бик кирәк. Аллаһка шөкер, елдан-ел яңа шәхесләр килә. Димәк, гореф-гадәтләребез сакланган җир бар, ул – Башкортстан җире”, - ди ул.
Бу хакта "Интертат. ру" яза.