25 август – Җәлилчеләрне искә алу көне
Бөек Ватан сугышы башланганның икенче көнендә үк Муса Җәлил, үзен фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка гариза алып бара. 13 июльдә инде ул хәрби форма кия. Тәүдә ул Казан янында оештырылучы артиллерия полкына атлы разведчик сыйфатында җибәрелә. Рядовой Җәлиловның билгеле шагыйрь, татар язучылары оешмасы җитәкчесе икәнлеген белгәч, аны я демобилизовать итәргә, я тылда хезмәттә калдырырга телиләр. Ләкин Муса боларның берсенә дә ризалашмый һәм үзен хәрәкәттәге армиягә җибәрүләренә ирешә. Сәяси хезмәткәрләрнең кыска вакытлы курсларын тәмамлап, Волхов фронтына “Отвага” гәзите хәбәрчесе булып килә.
1942 елның июнь ахырында Муса иптәшләре белән чолганыштан чыгарга маташканда авыр яралы һәм һушын югалткан хәлдә әсирлеккә эләгә. Совет хәрби тоткыннары өчен төзелгән лагерьлар буйлап берничә ай йөрткәннән соң, аны Польшадагы Демблин крепостена китерәләр. Гитлерчылар бирегә татар, башкорт һәм башка Көнчыгыш милләтле совет тоткыннарын җыя икән. Муса бу лагерьда якташларын очрата, ышаныч яулаган башка әсирләр белән таныша. Киләчәктә алар яшерен оешманың үзәген тәшкил итә.
Шул ук елның ахырында фашистлар “милли легион” дигән оешмалар төзергә керешә. Идел буе халыклары исәбеннән булган хәрби әсирләрне Польшаның Едлино дигән төбәгенә куып китереп, “Идел-Урал” легионы төзелә. Монда күпчелек өлешне Идел буе татарлары тәшкил иткәнлектән, немецлар аны, гадәттә, “Идел-татар легионы” дип йөртә. Фашистлар әсирләрне милли һәм советка каршы рухта идеологик яктан эшкәртәләр. Легионерларны Совет Армиясенә каршы хәрби хәрәкәтләрдә файдаланырга әзерләнәләр. Фашистларның планнарын җимерергә, коралны аларның үзләренә каршы юнәлтергә – яшерен оешма үз алдына шундый бурыч куя. Аның әгъзалары, немец командованиесе чыгара торган “Идел-Урал” гәзите редакциясенә үтеп кереп, анда антифашистик листовкалар бастыралар һәм легионерлар арасында тараталар, үтә яшерен сугышчан төркемнәр – “бишлек”ләр булдыралар.
Идел-Урал легионының Көнчыгыш фронтка җибәрелгән тәүге батальоны ук, баш күтәреп, немец офицерларын кырып сала һәм белорус партизаннары отрядына кушыла.
1943 елның августында гитлерчылар безнекеләрнең яшерен оешмасы эзенә төшә. Муса Җәлил һәм аның иптәшләренең күпчелеге кулга алына. Сорау алулардан һәм җәзалаулардан торган көннәр һәм төннәр башлана.
Яшерен оешманың актив әгъзасы Рушат Хисаметдинов истәлекләреннән:
“Соңрак, Берлин төрмәсенә барган чакта, мин Гайнан Кормаштан богауланган Җәлилнең башта Варшава төрмәсенә китерелгәнлеген, соңрак ашыгыч рәвештә, бер-ике көн эчендә диярлек, Берлинга озатылганлыгын ишеттем. Тоткыннар фашистларның аны төрмә ишеге алдында кыйнауларын һәм итекләре белән типкәләүләрен күреп торганнар...”
Каршылык күрсәтү хәрәкәтенең Бельгия сугышчысы, Муса Җәлилнең икенче “Моабит дәфтәре”н саклап калган Андре Тиммерманс истәлекләреннән:
“Суд булудан шактый күп элек үк ул үзен җәзалаячакларын белә иде. Моңа аз гына да шикләнмәвен ул берничә тапкыр бик тыныч кына миңа да әйтеп куйды. Дәфтәрен тапшырасы көнне Җәлилне төрмә начальнигына чакырдылар. Аннан кайткач, ул минем янга килде һәм миңа дәфтәрен биреп, исән калып өемә кайта алсам, аны саклавымны, сугыштан соң мин яшәячәк илдәге Совет консуллыгына тапшыруымны үтенде”.
Элекке тоткын, Җәлилнең камерадашы, итальян Риниеро Ланфредини истәлекләреннән:
“...1944 елның 25 августында иртәнге сәгать 6да немец сакчылары камера ишеген ачтылар. Жандармнар, үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны фамилияләре белән чакырып, чыгарга куштылар. “Нәрсәгә?” дигән сорауга “Сакчыларга билгесез”, дип җавап бирделәр. Ләкин тоткыннар моның нәрсәгә икәнлеген шунда ук аңлады. Аларның әйткән сүзләре миңа нык тәэсир итте: “Син үлүдән бик курыккан идең. Хәзер без үләргә барабыз”, – диде алар. Барлык әйберләрен камерада калдырдылар. Алар чыгып барганда Муса Җәлилнең һәм коридорда бер-берсе белән сөйләшеп баручы иптәшләренең тавышларын аермачык таныдым. Соңрак мин рухани Юрыткодан: “Минем камерадаш татарларны нишләттеләр?” – дип сорадым. Ул миңа: “Аларның барысы да шул ук көнне иртәнге сәгать 10да җәзалап үтерелде”, – диде... Соңрак ул миңа: “Татарлар елмаеп, батырларча үлделәр”, – дип сөйләде”.
Фашист палачлары гильотинада башларын кисеп һәлак иткән җәлилчеләрнең өчесе – Башкортстаннан, калган сигезе Татарстаннан, Ырынбур, Казахстан, Үзбәкстан, Мордовия тарафларыннан. Башкортстаннан дигәннәре дә барысы да элекке Стәрлетамак өязеннән. Менә алар турында кыскача мәгълүматлар:
Фуат Булатов. 1913 елның 23 февралендә Мәләвез авылында (1958 елдан – республика карамагындагы шәһәр) туган. 1916 елда Булатовлар гаиләсе Ырынбурга, соңрак Казанга күченгән. Фуат Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлаган. Сугыш башланыр алдыннан Кырымда юл төзелешендә эшләгән.
Гариф Шабаев. 1907 елның 15 декабрендә туган. Озакламый гаиләләре белән Урта Азиягә күченеп киткәннәр. Гариф, анда финанс хезмәткәрләре курсларын тәмамлап, районнарда, Фирганәдә, Ташкентта Госстрах инспекторы, 1938 елдан Үзбәкстан Финанс халык комиссариатының бүлек мөдире булып эшләгән. Сугышның беренче көненнән үк үз теләге белән фронтка киткән.
Сәлим Бохаров (Галләнур Бохараев буларак та билгеле) 1916 елның 15 июлендә Миякә районы үзәгендә туган. Финанс хезмәткәре булган. 1937 елда Казанда дәүләт банкының җаваплы хезмәткәрләренең белемен күтәрү өлкәара курсларын тәмамлагач, туган авылына кайтып эшләгән. 1940 елда армиягә алынган. Полк мәктәбендә укып чыгып, сугышны Латвиядә каршылаган.
Безнең илебездә 25 август Җәлилчеләрне искә алу көне буларак билгеләнә. Бу фаҗигале вакыйгага быел – 75 ел. Бу датага, гомумән, җәлилчеләргә Стәрлетамак якларында аерым мөнәсәбәт булуы аңлашыла торгандыр. Биредәге иҗатчылар актив эш алып бара. Мәсәлән, бу шәһәрдә яшәп иҗат итүче әдибә Земфира Муллагалиева герой-шагыйрьгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган кинотасма төшергән. Шушы көннәрдә миңа аны карау насыйп булды. “75 еллык уңаеннан 11 җәлилченең һәрберсенә багышлап 11 кичә үткәрәбез”, – ди Земфира Мөхәррәм кызы.
Кыргыз-Миякә авылындагы паркта озакламый, сентябрь аенда, Сәлим Бохаровның бюсты да куелачак икән.
Җәлилчеләр гомеренең соңгы мизгелләре Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның 1981 елда иҗат ителгән “Моңлы бер җыр” драмасында бик тәэсирле итеп чагылдырылган. Ә бу темага иң яңа әсәр – Рәфис Корбанның “Ватан” романы. Ул быел “Казан утлары” журналында басылды, шулай ук аерым китап булып чыкты.