+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Милләт
28 август 2019, 12:25

Бөек шагыйрь Фатих Кәрим музее ишекләрен ачты

Бишбүләк районының Ает авылында бөек шагыйребез Фатих Кәрим музее 1971 елның 19 июлендә ачыла. Вакыт узу белән бина искерә. Аңа ремонт таләп ителә. 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының V съездында Башкортстаннан барган милләттәшләребез музейның төзекләндерүен сорый. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев бу үтенечне тормышка ашырачакларын белдерә. Татарстан ярдәме белән ремонт эшләре башкарыла.

Бишбүләк районының Ает авылында бөек шагыйребез Фатих Кәрим музее 1971 елның 19 июлендә ачыла. Вакыт узу белән бина искерә. Аңа ремонт таләп ителә. 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының V съездында Башкортстаннан барган милләттәшләребез музейның төзекләндерүен сорый. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев бу үтенечне тормышка ашырачакларын белдерә. Татарстан ярдәме белән ремонт эшләре башкарыла.
Һәм менә Фатих Кәримнең 110 еллыгына бүген тантаналы рәвештә музей кабат үз ишекләрен ачты.
Тантаналы чарага Башкортстан һәм Татарстаннан мәртәбәле кунаклар җыелды: алар - Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, Русия Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, Дәүләт җыелышы депутаты Салават Харасов, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Корылтай депутаты Зәки Алибаев, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова.
Шулай ук, кунаклар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург, прозаик Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин бар иде.
- Фатих Кәрим - ике республиканы тоташтыручы шагыйрь. Аның музеен төзекләндереп, бүген зурлап ачу - тарихи вакыйга, - дип ассызыклады Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин.
Ленара Иванова Фатих Кәримне батырлык, патриотлык үрнәге дип атады.
-- Аның хакында үзем дә аз беләм, өйрәнергә, яшь буынга әсәрләрен мирас итеп калдырырга кирәк. Шагыйрьнең 120 еллыгына шигырьләре башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк, -- диде ул.
Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев чыгышын Фатих Кәримнең “Ант” шигыре белән башлады.
-- Бүген безнең бу тантанада катнашуыбыз - зур вакыйга. Быел Башкортстанның 100 еллыгына Уфада Тукайга һәйкәл ачылды. Бу - безнең өчен зур шатлык. Республика җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Патриот-шагыйребез Фатих Кәрим музеен төзекләндердек. Ул - Татарстаннан бүләк. Бик тырыштык. Урындагы җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт! - диде ул.
Тантана ахырында Фатих Кәрим музеен төзекләндерүгә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлегенең татар халкына хезмәт иткән өчен медале белән Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Бишбүләк районы җитәкчесе Наил Гатауллин бүләкләнделәр. Башкортстан җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хаты Ф. Кәримнең якташы, танылган журналист Римзил Вәлиевка да тапшырылды.
Тантаналы ачылыштан сон кунаклар музей белән танышты. Хәзер ул заманча җиһазландырылган. Казанның Милли музееннан бер көнгә шагыйрьнең һәлак булганда өстендәге пуля тишкән шинеле һәм кирза итекләрен алып килгәннәр. Күп кенә экспонатларга Казанда реставрация ясап кайтарганнар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Читайте нас