Табиб кешеләрне шигърияте белән дә дәвалый
Кулыма Нур Ислам дигән авторның дүрт китабы килеп керде. Казандагы “Школа” редакция-нәшрият үзәгендә үзнәшер ысулы белән ел саен бер шигъри җыентык чыгарып бара икән. “Әниемнең казлары”, “Тормыш алда әле”, “Торналар авазы”, “Каләмемнән тама елларым...” дип аталган болары – чираттагы 3-6нчы китаплары. Төзүче-мөхәррирләре шагыйрь һәм прозаик Рашат Низамиев, филология фәннәре докторы Әмир Мәхмүтов, шулай ук Рәис Биглов.
Анонсларда түбәндәге юллар бар:
“Шагыйрь Нур Исламның өченче китабында – кеше, Ватан, туган ягы, туган халкының язмышы, сөю-мәхәббәт турында ихлас, фәлсәфи уйланулар. Лирик герой – киң күңелле, гамьле, миһербанлы, кешелекле, ул авырлыкларга бирешмәскә өнди. Автор дөньяга, табигатькә, туган ягына шигъри күңел белән карый белә – бу сыйфаты аның шигырьләрендә чагылыш таба”.
“Алтмышынчы елларда әдәбиятка язмышын бәйләгән шагыйрьнең бу җыентыгында төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре тупланды. Нур Ислам үзенең шигъри юлларында ватанпәрвәрлек, сугыш чоры, кеше язмышлары, мәхәббәт, намус темаларын яктырта, Туган илгә тугры булырга өнди. Аның үз укучыларына әйтер сүзе бар: туган телне кадерли белү, әтисен юксыну, татар халкының тарихы, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, илнең бүгенге хәле, террорчылык темаларын да читләтеп узмый ул”.
Нур Ислам – авторның әдәби псевдонимы, ә чын исем-шәрифләре Нурихан Нурислам улы Шәмсияров, шигърият – аның буш вакыттагы шөгыле, ә гомер буе яратып башкарган төп эше – кешеләрне дәвалау икән. Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, 4 монография, 100дән артык фәнни хезмәт авторы. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге фидакарь хезмәте югары бәяләнгән, шул исәптән 2016 елда Русия Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Казанда яшәүче, эшләүче, иҗат итүче бу күренекле милләттәшебез Тәтешле районының урманнар эчендә утырган Сикияз авылында кышның чатлама салкын бер көнендә дөньяга аваз салган. Ә шул ук вакытта, 1943 елда, әтисе сугыш кырында һәлак булган. Нурислам солдат фронтка киткәндә хатынына: “Малай туса, Нурихан дип исем кушарсың”, – дигән соңгы үтенечен әйтеп өлгерә. Көчле рухлы, эшчән тол хатын өч баласын ялгызы тәрбияләп үстерә, укыта, белемле-һөнәрле итә, соңгы сулышына кадәр иренә тугры кала.
Нурихан моңлы, шигъри күңелле бала булып үсә. Матур итеп җырлый, бии. Печәнчеләр арып-талып төшкелеккә кайтканда аны җырлаталар. Рәхмәт йөзеннән һәммәсе берәр уч җиләк бирә үзенә.
Шундый сәләте бәләкәйдән үк күренеп торган, Тибел җидееллык, Акбулат урта мәктәпләрендә укыганда шигырьләр яза башлаган Нурихан нишләп табиблык һөнәрен сайлаган соң? Бу хакта ул болай дип искә ала: “Авылыбызда медицина техникумында укучы бер егет бар иде. Сүз ара сүз чыгып, ул миңа: “Ә син анда керә алмыйсың”, – диде. Мин аның шул сүзләренә бик гарьләндем. Бер ел буе кинога-уенга чыкмыйча әзерләндем. Акбулатта укытучылар бик төпле белем биргәннәрен еллар үткәч аңладым. Шулай итеп, армия хезмәтеннән соң Казан дәүләт медицина институтының дәвалау эше факультетын сайладым”.
Озак еллар буе төрле дәваханәләрдә баш табиб урынбасары вазыйфасын башкару, фән белән шөгыльләнү күп вакытын алса да, Нурихан Нурислам улы кечкенәдән Габдулла Тукай, якташлары Нурихан Фәттах, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев, Илдар Юзеевлар әсәрләре тәэсирендә килеп кергән әдәби иҗаттан беркайчан да читләшми. Ул үзенең нәсел тамырлары Гали Чокрыйга барып тоташуы белән дә горурлана һәм бу шәхеснең традицияләрен дәвам итәргә тырыша. Аның бик күп шигырьләрендә татар халкының тарихын, җиңел булмаган бүгенгесен тасвирлау очрый. Моңа аеруча “Татар бар!”, “Сәйдәш маршы”, “Балалар язучысы Абдулла Алишка”, “Кол Гали”, “Тәтешле җыры”, “Җәлил”, “Акбулат”, “Әниемнең казлары” кебекләр мисал булып тора.
Иҗатчы табибның байтак шигырьләренә танылган композитор Риф Гатауллин, үзешчәннәр Әхмәт Гадел, Равил Каюмов музыка язган. Алар Фәридә – Алсу дуэты, Хәния Фәрхи, Гөлнара Тимерҗанова башкаруында сәхнәләрдә һәм һәртөрле язмаларда еш яңгырый.
Язу-сызуга килгәндә, Нурихан Нурислам улы гыйльми хезмәтләр, шигырь һәм җырлар авторы гына түгел, Татарстан гәзит һәм журналларында бик күп еллар дәвамында төрле авырулардан дәвалану ысуллары, аларны кисәтү чаралары, медицина ирешкән казанышлар турындагы мәкаләләре белән еш чыгыш ясаучы тынгысыз белгеч тә.
Халкыбызга, милләтебезгә киң колач белән хезмәт итү юлында якташыбыз Нурихан Шәмсияров – Нур Исламга яңадан-яңа уңышлар телисе килә.