Мәләвез шәһәрендә күренекле шагыйрь һәм журналист Марис Нәзиров яшәгән йорт диварына мемориаль тактаташ куелды һәм хәтер чаралары үтте
Мәләвез шәһәрендә күренекле шагыйрь һәм журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Марис Нәзировның тууына 70 ел тулуга багышланган бу мәдәни чараны каләмдәшебезнең рухын хөрмәтләү, иҗади эшчәнлегенә байкау ясау гына түгел, бер-берсеннән еракта урнашкан ике районның дуслык җепләрен, республикабыздагы башкорт һәм татар язучы-шагыйрьләренең бердәмлеген ныгыту, тугандаш ике әдәбиятның яшь вәкилләренә ярдәм итү зарурлыгы хакында сөйләшү дип тә атап булыр иде.
Иң тәүдә Октябрь урамындагы 7нче йорт диварына куелган мемориаль тактаташны ачу тантанасы булды. М. Нәзиров “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып эшләгән 1973-93 елларда шунда яшәгән, җәмәгате белән өч бала үстергән. Район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Гайсин тантанадагы чыгышында милләттәшебезнең шушы төбәктәге эшчәнлеген югары бәяләде, аны юксынып, яхшы яктан гына искә алулары турында сөйләде.
Чарада катнашучылар арытаба Мәләвез район үзәк китапханәсенә килде. Аны оештыруда зур активлык күрсәткән мәгариф ветераны, РОНОда 30 ел эшләгән Люция Гомәрова төрле тарафлардан килүчеләрне каршылап, чәй эчереп, программа белән таныштырды. “Иңнәреңдә канат барда...” дип аталган хәтер һәм кадер кичәсен шул ук шәһәрдәге Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге 1нче китапханә хезмәткәре Рәзилә Котлыгилдина матур һәм җанлы итеп алып барды. Тумышы белән Күгәрчен районының Тәвәкән авылыннан булган бу ханым оста сөйләүче генә түгел, шагыйрә дә, җырчы да икән. Ул Чакмагыш районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгать әһелләрен санап үтте: Гыйлемдар Рамазанов, Әкрам Вәли, Әхнәф Бәйрәмов, Вазих Исхаков, Рим Идиятуллин, Илфак Смаков, Венер Мостафин, Илһам Вәлиев...
Үрнәк авылында дөньяга килеп, 11-12 яшьләрдә үк:
Эри томан зәңгәр нур сибеп.
Чыкты кояш күлдән сикереп”,
“Ут көлтәсе чәчеп кояш бата,
Бакай тавын манып кызылга.
Көйри туфрак, төтенләнә сулар,
Төн шәүләсе җиргә сузыла”,
кебек шигъри юллар язган Марис Нәзиров та алар арасында лаеклы урын алып тора.
Хәтер кичәсендә беренче сүз шагыйрьнең институттагы укытучысы, профессор Рәиф Әмировка бирелде.
– Әлеге вакытта бик популяр булган “Очмыйча син түзеп кара” җырының текстын Марис студент чагында язганлыгын күптән түгел генә белдем әле, – диде ул. – Тәүдә ул шигырь “Йорт казлары” дип аталган. Чакмагыш егетенең шәхси кичерешләре анда. Ул БДУга укырга барып караган – үтмәгән. Шуннан Бөрегә килде. Монда югалып калмады. Үзен лидер итеп танытты. Без аны институтта эшкә дә калдырган идек. Ул иркенрәккә, биегрәккә омтылды. Бу шәһәрдә ул үзен йорт казы дип хис иткән. Иңнәрендә канат булып та, зәңгәр киңлекләрне колачлый алмаган кошларның ыңгырашу-сыкрануларының мәгънәсе тулы ачыла шигырьдә. Дөньяга матурлык, тик яхшылык тудыру өчен яратылган, ләкин көч-куәте чикләүле тынгысыз кешеләрнең тумыштан килгән сәләтләрен, Җиһан биргән чиксез мөмкинлекләрне теләгән кадәр файдалана алмаганы өчен бәргәләнгән затларга мәдхия һәм мәрсия булып яңгырый бу җыр.
Марис Уфада эшләгәндә үз әдәби буынын бергә туплауга, татар һәм башкорт әдәбиятлары бердәмлеген ныгытуга күп көч салды. Моңа ул шигърияте, журналистлыгы, җәмәгать эшчәнлеге белән иреште.
Институтта Марис белән бергә Әлшәй районының Әбдрәшит авылы егетләре Әмир Мәхмүтов һәм Әнвәр Халиков та укыган. Боларның беренчесе күренекле әдәбият белгече, филология фәннәре докторы булып танылды. Диплом алгач, Әнвәрне дә Мәләвезгә җибәргәннәр. Мәктәп директоры, партия райкомының бүлек мөдире, секретаре булып эшләгән. Сабакташлар ихлас дуслыкка гомер буе тап төшермәгән, һәрчак аралашып торган. Әнвәр Әхмәт улы – мәрхүм шагыйрьнең юбилей чараларын үткәрү, аның истәлегенә тактаташ кую эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе. Ул дусты тормышындагы, эшчәнлегендәге, иҗатындагы якты сәхифәләрне хәтергә төшерде.
Чакмагыш районы гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов чыгышында Марис Нәзировның талантлы, кешелекле, ярдәмчел, дуслык кадерен белгән шәхес, үзенең остазы буларак, бай истәлекләре белән уртаклашты. Якташларының да күңел түрендә аның исеме. Район гәзитенә 9 ел җитәкчелек итеп, бердәм иҗади коллектив туплаган, матди-техник базаны ныгыткан. Үз туган җирендә җырчы шагыйрь буларак яңа баскычка күтәрелгән, җәмәгать эшләрен киң колач белән алып барган. Нәкъ менә шунда ул Башкортстан Президентының Рәхмәт хатына, “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә лаек булган. Редакция бинасына былтыр аның хөрмәтенә тактаташ куелган. Район музееның бер бүлеге аңа багышланачак, Чакмагыш авылында Марис Нәзиров урамы барлыкка киләчәк икән.
Бу районның тагын бер билгеле шәхесе – БДУның Стәрлетамак филиалыннан кафедра мөдире Илсур Мансуров якташының шигърияте үзенчәлекләренә фәнни күзлектән чыгып бәя бирде. “Якташымның иҗаты формалашуга туган җиребез, нәселдән бирелгән сәләт, тормыш тәҗрибәсе, белемен даими камилләштерүе – барысы да йогынты ясаган, – диде ул. – Аның мәхәббәт лирикасы да, гражданлык лирикасы да бердәй көчле. Рим Хәсәнов белән берлектә язган “Сез кайларда, татар угланнары?” җырының Бөтендөнья татар конгрессының рәсми булмаган гимнына әверелүе, аны дөньяның төрле илләреннән съездга җыелган татарларның үзләре белән алып китүе дә күп нәрсә турында сөйли. “Классик әдәбият”, “Гомумхалык әдәбияты” дигән төшенчәләр бар. Боларның беренчесе тиешле югарылыкта булсын өчен икенчесен дә үстерергә кирәк. Бу эштә, ягъни үзешчән иҗатчыларга ярдәм күрсәтүдә дә Марис Нәзиров үрнәк булып торды”.
Заманында Нурлан исемле 3нче сыйныф укучысының кулына М. Нәзировның “Йолдызлар табын кора” дигән китап килеп кергән һәм ул малайның киләчәк язмышын да хәл иткән. Нурлан Ганиев – хәзер шактый танылып килүче яшь шагыйрь. Бу чарада ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары буларак катнашты. “Мине шигърият дөньясына алып кергән Марис абый һәм аның буыны булганга без бәхетле. Ә киләсе буын безнең белән бәхетле булырмы? Бездән нәрсә кала? Безне ишетерләрме, укырлармы?” Менә шундый риторик сораулар белән чыгыш ясады Нурлан Ганиев.
Талантлы милләттәшебезнең рухы алдында баш ияргә, истәлекләре белән уртаклашырга аның каләмдәшләре – Күмертаудан Закир Әкбәров, Мәләвездән Мәрьям Кусмаева, Стәрлетамактан Земфира Муллагалиева, Рәсим Рәхмәтуллин, шулай ук, аның шигырьләрен сөйләүчеләр, җырларын башкаручылар да килгән иде.
Марисның бертуган абыйсы Марсель Нәзиров – отставкадагы подполковник. 76нчы яшендә булуына карамастан, Уфаның бер медицина учреждениесендә эшләвен дәвам итә. Ул чыгышын мәрхүм энесенең исемен мәңгеләштерү максатында мемориаль тактаташ кую, хәтер кичәсен оештыру эшләренә зур өлеш керткән Мәләвез һәм Чакмагыш районнары хакимиятләренә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан бүлегенә, “Кызыл таң” гәзите редакциясенә, Язучылар берлегенә, Күмертау, Стәрлетамак, Мәләвез шәһәрләренең язучыларына, җәмәгать оешмаларына, шәхсән үз өстенә олы мәшәкатьләр алган Әнвәр Халиковка ихлас рәхмәт сүзләре әйтү белән тәмамлады.
“Китмәс өчен килдем бу мәйданга, тукталмадым үтеп барышлый”, – дип язган иде яшь шагыйрь Марис Нәзиров. Чыннан да, тормыш мәйданында хуҗаларча күкрәк киереп яшәде, иҗат итте, көрәште ул. Шушы мәйданда һәм кешеләр күңелендә якты исеме калды.