+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
17 сентябрь 2019, 05:32

"Голос" проектында катнашкан Сәйдә Мөхәммәтҗанова ник җырламый?

Милләтәшләребез яшәгән күп төбәкләрдә, хәтта океан артындагы Америкада да зур уңышлар белән чыгыш ясаган кыз кинәт кенә сәхнәләрдән югалды. Ни булган?

Милләтәшләребез яшәгән күп төбәкләрдә, хәтта океан артындагы Америкада да зур уңышлар белән чыгыш ясаган кыз кинәт кенә сәхнәләрдән югалды. Ни булган?
Биш яшеннән җырлап йөргән Сәйдәгә 18 яшь тулган. 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул җырчы һөнәрен сайламаган.
- Әтием консерваториягә укырга керүемне теләгән иде. «Аллаһы Тәгалә сиңа моңлы тавыш, талант биргән, син аны юкка чыгарасың», – диде ул. Мин исә башка юлны сайларга уйладым, чөнки алда күп юллар. Киләчәк турында да уйларга кирәк. Гаиләле булгач, хатын-кыз гастрольләргә йөри алмаска мөмкин. Шуңа күрә мин телләр буенча белгечлек алырга хыялландым. Имтиханнардан соң документларымны Мәскәүдәге гуманитар университетның халыкара мөнәсәбәтләр факультеты белән Казан федераль университетының көнчыгыш телләр факультетына тапшыр­ган идем. Укырга керүем турында икесеннән дә хәбәр килде. Мәскәүдән соңрак килү сәбәпле, анда китәргә уйламадым. Билгеле инде, җыр барыбер минем белән кала. Әле шушы арада гына «Мирас» ансамбле белән Әстерханда хореография фестивалендә чыгыш ясап кайттык. Миңа көнчыгыш телләре ошый. Телләр белү бик файдалы һәм кирәк нәрсә. Чит илләрдә дә дусларым күп. Алар белән аралашу өчен дә тел белү мөһим, - дигән ул "Татар-тудей" хәбәрчесенә.
Кайда да йөзек кашы булырсың, былбыл-кош! Без моңа ышанабыз!
Читайте нас