Шагыйрь Вәрис Акбашевның 60 яшенә багышланган кичә шулай дип аталды
Иң тәүдә — кечкенә тарихи бер чигенеш. 1996 елның көзендә Башкортстан Язучылар берлеге бинасында әдәби чара үткәнен хәтерлим. Вәрис үз шигырьләрен тәэсирләнеп сөйләгәч, залда утырган халык шагыйре Әнгам Атнабаев урыныннан торып, шатлыклы тавыш белән: “Шагыйрьләр менә шундый егетләрдән чыга!” — дип кычкырды.
Ә аңарчы, шул ук елның язында, Авыргазы районы үзәгендә “Зәңгәр чишмә” дигән әдәби берләшмә оештырылып, Вәрис Акбашев аның җитәкчесе итеп сайланган иде. Стәрлетамак химия-технология техникумын тәмамлап, шушында ук үз һөнәре буенча эшләүче бу егет 27 яшендә генә шигырьләр яза башлап, аларны шәһәр һәм район гәзитләрендә бастырган, үзнәшер ысулы белән “Төнбоекны өзмәм” дигән тәүге җыентыгын чыгарган иде. Тагын бер елдан бөек якташыбыз Галимҗан Ибраһимовның тууына 110 ел тулуга карата әдипнең авылдашы, рәссам, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Хәләф Рәҗәпов белән “Авыргазы моңнары” дигән үзенчәлекле китап-альбом эшләделәр. Анда картинага багышланган бер шигырь яки шигырьгә иллюстрация буларак картина урнаштырылган.
1997 елдан бирле Вәрис Котып аръягында — Ямал-Ненец автономияле округында урнашкан Урта Хулым нефть ятышында катлаулы технологик җиһазлар операторы булып вахта ысулы белән эшли (гаиләсе район үзәге Толбазыда яши). Бер үк вакытта, 24нче ел өзлексез “Зәңгәр чишмә”гә дә җитәкчелек итә. Алты китап авторы. Байтак шигырьләре күптәннән инде җыр булып яңгырый, аларны татар һәм башкорт эстрадасының йолдызлары үз репертуарына алган. Проза әсәрләре дә байтак.
Мәһабәт гәүдәле, йөзеннән һичкайчан елмаю китмәүче каләмдәш-милләттәшкә 60 яшь тулган. Моңа ышануы кыен, әмма бу шулай.
Вәрис Акбашевның юбилее уңаеннан Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк китапханәсе залына җыелдык. Шунда ук аның иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырылган. Кичәне китапханә директоры Зәмирә Хөсәенова ачты һәм бик матур итеп алып барды.
— Бүген бездә зур әһәмияткә ия вакыйга, — дип башлады чыгышын район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов. — Талантларыбызны – элеккеләрен дә, бүгенгеләрен дә хөрмәтләү бездә күптәннән традициягә керде. Ә Авыргазы әдәбиятта һәм сәнгатьтә олы казанышларга ирешкән шәхесләргә бай: Галимҗан Ибраһимов, Әнвәр Бикчәнтәев, Рәшит Назаров, Фәрит Богданов, Салават Рәхмәтулла, Салават Әсфәтуллин... Әле минем кулда – аларның 21 кешедән торган исемлеге. Әлбәттә, ул исемлек тулы түгел.
Вәрис Акбашевның өлкәннәр һәм балалар өчен язган шигырьләре җиңел укыла, тиз истә кала. Аның әти-әнисе, Атҗитәр авылы мәктәбендә гомер буе балалар укыткан Ягафәр Шәйхетдин улы һәм Фәния Һади кызы улларына табигатьтән бирелгән талант чаткысын дөрләтеп җибәргәннәр. Алар икесе дә 90 яшькә җитеп киләләр, шөкер, исән-саулар, үз аякларында йөриләр.
Язучылар берлеге исеменнән чыгыш ясаган әдибә һәм педагог Фәрзәнә Гобәйдуллинаның туган җире моннан еракта булса да, Авыргазыдагы һәр әдәби чарага теләп, ашкынып килә.
— Рухи тормышыбызга җитәкчеләрнең бу кадәр дә югары дәрәҗәдәге игътибары хәзер сирәк районнарда гына, — диде ул. Сезнең район китапханәсенең халык арасында әдәбиятны пропагандалавы республикада үрнәк булып тора. “Зәңгәр чишмә” берләшмәсе гөрләп эшли. Әсәрләрне югары таләпләр нигезендә сайлап алып, “Балалар антологиясе” нәшер иттек. Вәриснең шигырьләре анда бик лаеклы керде.
Авыргазыда Үтәймулла дигән башкорт авылы бар. Сәләтле уллары-кызлары белән дан тота. Мәсәлән, мәшһүр прозаик Фәрит Исәнгулов Кырмыскалыда туса да, балалык һәм үсмер еллары Үтәймуллада үткән, әти-әниләре картайганчы шушында гомер кичергән. Әдипнең бик күп персонажларының прототиплары — бу авыл кешеләре. “Китап” нәшриятында озак еллар мөхәррир булып эшләүче язучы Әлфия Әсәдуллина да шул авыл кызы. Ул яшьтәше һәм каләмдәше Вәриснең күркәм сыйфатлары турында сөйләп, аңа нәшриятның котлау адресын һәм бүләген тапшырды.
Бик күп популяр җырлар иҗат иткән композитор Урал Рәшитов та шул ук Үтәймуллада туган. Вәрис шигырьләренә ул көй язган байтак җырлар татарлар һәм башкортлар яшәгән төбәкләрдә еш яңгырый.
— Вәрис Акбашевның шигырьләр китабы кулыма килеп кергәч, аны укып чыкмыйча туктала алмадым, — диде ул. — Көй сорап торган әсәрләре күңелемне җилкендерде. Алар хакында Хәния Фәрхи белән фикер алышкач ул да, үзенчәлекле яза бит, дип, дәртләндереп җибәрде. Җырлар тугач, аларны бик шатланып репертуарына алды, башкарып йөрде.
— Вәрис белән күп еллар бергә үтелде, — диде район татарлары милли оешмасы җитәкчесе, район мәдәният идарәсенең элекке начальнигы Риф Вәлиев. — Ул — зыялы гаиләдән, әмма аксөяк түгел. Авыр физик хезмәттән дә куркып тормый, хөкүмәткә дә, үз хуҗалыгында да батырып эшли. Ул мәдәни чараларны оештыруда, үткәрүдә активлык күрсәтә, кайберләренә спонсорлык та итә.
Район башкортлары корылтае җитәкчесе Фәүзия Юламанова да коллегасының сүзләрен куәтләде.
Стәрлетамак язучылар оешмасы вәкилләре Земфира Муллагалиева, Рәсим Рәхмәтуллин, Фатыйма Галиева сөйләвенчә, Вәриснең иҗат юлы шушы шәһәрдә башланган. 30 яше уңаеннан шигырьләрен урысчага тәрҗемә итеп, үзе турында мәкалә язып, шәһәр гәзитендә бастырганнар. Биредәге язучылар оешмасы көче белән тупланып нәшер ителгән “Тукайга әйтер сүз”, “Зов души” китапларында да Вәрис Акбашев шигырьләре урын алган. Аның кичәсе Стәрлетамакта да узачак икән.
Солтанморат авылы егете Рәсим Рәхмәтуллин һәм районның Степановка авылында яшәп иҗат итүче Эльверт Хаматшин юбилярга багышлап шаяру катыш язылган шигырьләрен укыдылар.
Районның мәдәният идарәсе начальнигы Булат Баһаветдинов, район авыллары тарихын өйрәнүче Мөдәрис Сафин, “Сердәшләр” клубы җитәкчесе Тамара Бикбаева, “Зәңгәр чишмә” берләшмәсе әгъзалары һәм башкалар юбиляр турында җылы сүзләр әйттеләр, аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды.
— Улымның гомер бәйрәме уңаеннан хөрмәт күрсәтергә килгәнегез өчен рәхмәт сезгә,— дип башлады сүзен шагыйрьнең әнисе Фәния Һади кызы. —Вәрисебез бәләкәйдән табигатьне ярата, тоя белде, бу сыйфатлары аны иҗатка китергәндер. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә: татар теле сүнә баруында әллә кемнәрне гаепләргә ашыкмыйк, күп нәрсә үзебездән тора, барыбыз да балаларыбыз, оныкларыбыз белән татарча сөйләшик, татарча гәзит, журнал, китап укытыйк. Шул вакытта гына язучы һәм шагыйрьләребез әсәрләрен укучылар булыр.
Авыргазыдагы бу чарадан кайткач, “Кызыл таң”да былтырдан бирле эшләүче журналист Зөһрә Исламова белән сөйләштем. 11 ел ул гаиләсе белән Ямал-Ненец автономияле округындагы Приозерный поселогында яшәгән, андагы татар милли хәрәкәтендә актив катнашкан. Туган якларымнан читтә торып та, халкым, милләтем, телем хакына нәрсәләр эшләргә мөмкин икән, дип уйланып йөргәндә ул Вәрис Акбашевны очрата. Алар бергәләшеп “Сафлык” дигән татар-башкорт милли клубы оештыралар, кичәләр үткәрәләр. Акбашевлар һәм Исламовлар — шуннан бирле гаилә дуслары.