Билгеле татар сәүдәгәре һәм меценант Тимербулат Акчуринның кызы Мәрьям Солтанова-Акчурина - Башкортстан тарихында якты эз калдырган шәхес.
Аның янә бер кызы әлеге Ульяновск өлкәсе Барыш районы Зөябаш (Старотимошкино) авылында төпләнгән булган. Кияве Хәсән Батыр-Гәрәй улы Сәет Шакулов 1894 елдан Акчуриннарның мануфактура ширкәте башлыгы булып торган. Шушы көннәрдә ул салдырган йортларның бесе янып беткән. Янгын 800 квадрат метр мәйданда булган.
Хәсән яшәгән йортка һәм фабриканың конторына 1898 елда беренче тапкыр телефон кертелгән. Шакулов йорты янында гына җиде мәчетнең берсе - “Шакулов” мәчете салынган. Шакуловның ике катлы йорты авылның иң биек урынында төзелгән. Аның фундаменты - кызыл кирпечтән, ә бүрәнәләре, ишек-тәрәзәләре имәннән булган. Ишек, тәрәзә тоткалары бронзадан ясалган. Үз вакытында тәрәзәләрдә француз пыяласы торган. Бүгенге көнгә кадәр йортта фарфор мич, калын стеналы склад бүлмәсе сакланып калган булган. Совет чорында бу йортта мәктәп урнашкан.
Өлкәнең мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Евгений Сизоненко социаль челтәрдә бу бина мәдәни мирас объекты булып тормый дип язган. Аны, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасыннан соң, 2017 елда мәдәни мирас объектлары реестрыннан чыгарганнар.