+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
24 сентябрь 2019, 10:36

Әлфия апабыз һәйкәл булып кайтты

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының сөекле кызы, күренекле җырчы Әлфия Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылган. Җырчыны искә алу мәрәсимендә күренекле җәмәгать эшлеклеләре, танылган артистлар, язучылар, журналистлар, сәхнә ветераннары катнашкан.

Әлфия апабызның горур сыны, инде тарихта калган микрофоны, яшьлегендә иңнәренә төшеп торган бөдрә чәчләре таныш һәм кадерле.
Аның кабере үзәк аллеядән узганда юл читендә генә урнашкан. Тукай каберенә, Хәния Фәрхи җирләнгән урынга аның аша узасы. Үзе кебек бәләкәй генә кабере. Ә Җирдә калдырган мирасы иксез-чиксез зур аның.
Бәлки мондый һәйкәлнең урыны берәр шәһәр мәйданындадыр... Ничек кенә булмасын, җанга якын сынны кайда күрсәң дә йөрәккә дәва инде.
Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров белән Әлфия апага уртак һәйкәл булырга тиеш дип саный. "Бу җырчыларны аерып карап булмый, алар икесе бер. Икесе дә – лидер, көнләшмичә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Икесе дә – зур шәхес, аларга һәйкәл куймыйча булмый. Бер шәп урын бар! Хәйрияче Әсгать Галимҗановка һәйкәл куйдылар, әмма сукмак та юк аңа, кеше йөрми анда. Илһам ага белән Әлфия апага һәйкәл куелса, шундый шәп парк килеп чыгар иде. Аларга һәйкәл куелса, кешенең зиһене ачылыр иде. Бу кешеләр иң күп йөргән урын булырга тиеш", ди ул.
Читайте нас