Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе нинди бурыч-максатлар белән яши?
Быел әлеге оешма ун еллык юбилеен билгеләп узды. Шушы чорда ул татар телен үстерү, милли гореф-гадәтләрне саклау уңаеннан җитди эшләр башкарды. Республика көне алдыннан мохтарият рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева “Кызыл таң” гәзите укучыларын агымдагы елда үткәрелгән чаралар, киләчәккә планнар белән таныштырды.
— Римма Әмировна, быел — республикада юбилейлар елы. Алар татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә дә чагылыш тапмый калмагандыр...
— Әйе, Башкортстанның 100 еллыгы, шулай ук Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан күп кенә чараларыбыз шушы даталарга багышланды. Белүегезчә, майда автономиянең 10 еллыгын бик зурлап үткәрдек. Бу җәһәттән ярдәмнәре өчен республика Башлыгы Радий Хәбировка, аның Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга тагын бер тапкыр ихлас рәхмәт әйтәбез. Бәйрәмгә 32 төбәктән кунаклар, автономия җитәкчеләре килде. Чарага Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Дәүләт думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдиновның да кушылуы аның дәрәҗәсен тагын да арттырды.
— Быел апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында Габдулла Тукай һәйкәле куелу мохтариятнең иң мөһим эшләренең берсе булды...
— Әйе, мин моны ун еллык эшчәнлегебезнең иң югары ноктасы, иң зур бәһа, дип уйлыйм. 2012 елдан бирле “Тукай моңнары” сәнгатьле уку бәйгесе үткәреп киләбез. 2017 елда Тукайныңӊ Уфага килүенә 125 ел тулу уңаеннан зур әдәби-мәдәни чара үткәрдек. “Тукайга әйтер сүзем” дип аталган шигъри җыентык бастырып чыгардык. Билгеле, һәйкәлне кую төрле сәбәпләр аркасында озаккарак сузылды. Кайда урнаштыру мәсьәләсендә дә бәхәсләр булды. Бүген исә “Нур” театрының тирә-ягы ямьләнде, аны бөек шагыйрьнең сыны тагын да матурайтты. Бу — Тукайны яраткан халкыбызга зур ихтирам билгесе.
Тагын да Шәехзадә Бабичка да һәйкәл куелды, дип шатланабыз. Татар-башкорт — бертуган халык. Без бер-беребезнең уңышларына сөенеп яшибез.
— Балалар арасында бик популяр булган “Пушкин, Тукай, Кәрим” фестивале турында җентеклерәк сөйләп китсәгез иде.
— “Пушкин, Тукай, Кәрим” балалар рәсемнәре фестивален ел саен үткәрәбез. Балалар шушы бөек шагыйрьләрнең әсәрләрен укый, алар буенча рәсемнәр ясый. Моннан соң ел саен 26 апрельдә Габдулла Тукай һәйкәле янында зур чара үткәрәчәкбез, төрле телләрдә шагыйрьгә багышланган һәм аның үзенең шигырь-ләрен укыячаклар. Быел бу чараны башлап җибәрдек.
Александр Пушкинга багышланган бәйрәмне, билгеле ки, аның туган көнендә, 6 июньдә үткәрәбез. Гадәттә мәктәп лагерьларында балалар рәсемнәре конкурсы үтә.
Ә Мостай Кәримнең туган көненә багышланган чара ел да аның исемен йөрткән 158нче башкорт гимназиясендә уза иде. Быел чаралар бик күп булгач, икенче бинада “Облака” сәнгать үзәгендә үткәрергә булдык. Аның җитәкчесе Валериан Гагин бу идеяне бик хуплап күтәреп алды. Һәм 16 октябрьдә “Пушкин, Тукай, Кәрим”нең финалы “Облака”да булачак. Бик матур, төрле милләт балаларын бергә җыя торган чара ул, кунакларны көтеп калабыз. Башкалада без аны Уфаның Мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрәбез. Районнардагы автономияләр рәсемнәр бәйгесен үзләре үткәрә.
— Сез башлап җибәргән “Ике аккош” җыр-моң фестивале елдан-ел популярлаша, күбрәк кешене җыя. Киләсе елда Фәридә Кудашеваның 100 еллыгында ул ничегрәк үтәчәк?
— Әйе, елны без һәрвакыт “Ике аккош” җыр-моң фестивале белән төгәллибез. Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин иҗатына багышланган бу чара, чыннан да, бик күп халыкны җыя. Быел Авыргазы белән Чишмә районнарында ярымфинал үтәчәк. 16 ноябрьдә Чишмәнең Фәридә Кудашева туып-үскән Келәш авылына җыелабыз. Быел авылның мәдәният йортына бик матур ремонт эшләделәр. 20 октябрьдә анда Келәшнең данлыклы улы Мостай Кәримгә багышланган бәйрәм үтәчәк.
23 ноябрьдә ярымфинал Авыргазыда Бәхти Гайсинның туган ягында үтә. 4 декабрьдә исә сәгать кичке җидедә һәммә кешене Уфада филармониядә чараның финал өлешенә, гала-концертка көтеп калабыз. Керү бушлай. Кураторыбыз — Айдар Галимов, Фәридә белән Роберт Тимербаевлар — рәистәшләр, жюрида танылу алып килгән сәләтле баянчылар Айдар белән Алмаз Юнысовлар да була. Бу чара да төрле милләт халкын җыя. Әйткәндәй, Фәридә Кудашеваның җырларын урыслар, чувашлар, марилар бик матур башкара.
Әйе, 2020 ел — Фәридә апабызның 100 еллыгы. Без инде быелгысын генераль репетиция дип атыйбыз. Киләсе елда фестивальне Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрербез, дип ышанабыз. Казаннан, Ырынбурдан, Магнитогорскидан да туганнары, дуслары килергә җыена.
— Киләсе елга планнар инде билгеледер. Ел нинди чаралар белән башланачак?
— Каникуллардан соң ук без милли телләр буенча олимпиадаларны башлыйбыз. Татар мәктәбендә укыган укучылар үзләренең белемен тиешенчә күрсәтер, дип ышанам. Бүгенге көндә туган телләрне өйрәнү һәм саклау турында федераль закон бар. Әти-әниләргә балаларына туган телләрен укытырга тырышырга кирәк. Аларның гаризасы булса, ул укытылачак.
Минемчә, безнең оешмалар үткәргән чаралар телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итә. Балалар үз телләрендә җырлый, сөйли, укый, әкрен генә колакларына керә, исләрендә кала. Алар телне белергә тиеш. Татар телен, башкорт телен белсәң, төрки телле халыклар белән аралашырга да җиңел. Бүген 170 миллион халык төрки телдә сөйләшә.
2020 елда республикабызда Фольклориада үтәчәк. Бу уңайдан “Җиз кыңгырау” исемле халык авыз иҗаты фестивален дәвам итәргә уйлыйбыз. Кайсы районда үткәрүебез сер булып калсын әле.
— Быел — Театр елы. Бу уңайдан автономиянең халык театрлары белән тыгыз хезмәттәшлек итүе билгеле. Грантлар мәсьәләсендә ярдәмегез өчен күпләр рәхмәт әйтә.
— Әйе, Театр елы кысаларында Кушнаренко районы халык театрын киң җәмәгатьчелеккә чыгару буенча эш алып барабыз. Бу уңайдан Казаннан грант алуга ирештек. Әйткәндәй, 19 ноябрьдә “Нур” театрында кушнаренколылар Туфан Миңнуллинныңӊ “Гөргөри кияүләре” комедиясен күрсәтәчәк. Бүгенге көндә репетицияләр бара, афишалар әзерләнә, актерлар өчен осталык дәресләре үткәреләчәк. Театрның актерлар составы сокландыргыч, профессионал артистлардан һич тә калышмый. Алар хакында аерым сөйләрбез әле. Тамашаны карарга килүчеләрне кызык яңалыклар көтә, дип уйлыйм. Бу тамашага да көтеп калабыз. Әле Туймазы татар дәүләт драма театры Мәскәүгә барып уңышлы чыгыш ясап кайтты. Аның директоры Фирдәт Габидуллин — автономиянең Президиум әгъзасы.
Грантлар ярдәмендә күп районнар үз эшчәнлеген күрсәтә ала. Бүздәктә татар тарихи-мәдәни үзәктә “Бәлешфест” үтә бит инде. 2017 елда автономия милли аш-су бәйрәмен үткәрүгә Русия Президенты грантын алуга иреште. Милли аш-суларны популярлаштыру белән бергә яшьләр арасында сәламәт туклану мәдәниятен булдыруга да басым ясыйбыз. Бәйрәмне Башкортстанныңӊ гастрономик бренды итү — олы хыялыбыз. Шуннан үзебезнең республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы грантын Борай, Дүртөйле, Чакмагыш һәм Бәләбәй районнарында төрле елларда гаилә конкурслары үткәрергә юнәлттек. “Гаилә бәхете серләре” дигән эчтәлекле көндәлек бастырып чыгардык. Халыкка бик ошады, әле дә сорыйлар.
Октябрьскийда ел саен бик матур җыр фестивале үтә. Быел аңа да ярдәм итәргә уйлыйбыз. Күренекле якташыбыз Әмирхан Еникигә багышлаган проектны Дәүләкәнгә бирергә ниятлибез. Гомумән, әдәбиятны-мәдәниятне саклау өлкәсендә киңкырлы эшчәнлек алып барырга тырышабыз. “Балкыш”, “Ихлас сүз” бәйгеләре халыкка ошаган иде, Башкортстан татарларының халык иҗаты буенча китап чыгаруга да булышлык иттек. Ярдәмнәре өчен коллегаларга, Совет әгъзаларына рәхмәт.
2020 елда Бөек Җиңүгә — 75 ел. Балалар өчен патриотик чаралар үткәрү күздә тотыла. Татар гимназияләре, Якшәмбе мәктәбе әйбәт эшләп килә. Хөкүмәтебез гел ярдәм кулы суза. Без үзебезнең республикада шатланып эшлибез. Радий Фәрит улына зур рәхмәт әйтәбез. Аның бөтен оешмаларга да ярдәме зур. Сентябрьдә фин-угыр халыкларының искиткеч матур бәйрәме узды. Стәрлетамакта мордваларның мәдәни автономиясе “Икмәк бәйрәме” үткәрде. Анда булып кайттык.
Башкорт корылтае, Урыслар җыены белән берлектә эшлибез. Мәдәни чаралар үткәрү, халыкларның гореф-гадәтләрен саклау, китаплар чыгару — оешманың эше шушы. Хөкүмәт ярдәм итсә генә эшләр яхшы бара. Ә без ярдәмне һәрдаим сизеп торабыз. Үзебез дә республикада халыклар дуслыгын ныгытуга тоемлы өлешебезне кертәбез.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Игелекле эшегездә тагы да зуррак уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.