+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
15 октябрь 2019, 11:32

Бөтен дөнья татарча диктант яза!

Быел “Татарча диктант-2019” акциясенә Кытай һәм Яңа Зеландия дә кушыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә хәбәр иткән.

“Быел татарча диктант язу акциясенә Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия илләре кушылган. Төркия диктант язу мәйданчыклары санын бишкә кадәр арттырган”, - диде Ленария Мөслимова.
Аның әйтүенчә, Италиядә диктантның текстын төп укучы опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина булачак. Быел акциягә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә кушыла. Нәзарәт тарафыннан Казанда мөхтәсибәтләрдә 4 диктант язу мәйданчыгы оештырылачак.
Уфада “Татарча диктант-2019” акциясе Башкорт дәүләт университетында (З. Вәлиди урамы, 32) 415нче аудиториядә үтәчәк, башлана иртәнге сәгать 10да.
Татарча диктант 2016 елдан бирле үткәрелә. Былтыр акция 28 илдә, Русиянең 40тан артык төбәгендә, Татарстанның барлык районнары һәм Казан шәһәрендә узган.
Читайте нас: