+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
19 ноябрь 2019, 05:36

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллеге ачылды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Уфада Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллегендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Уфада Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллегендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Биредә узып баручы елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар хакында сүз барды. Быел Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыру һәм аның кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуын, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга Уфада һәйкәл ачылуын, милләттәшләребез югары бәяләп, аерым искә алды.
Данис Шакиров татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә, шул вакыттагы очрашуда күтәрелгән мәсьәлә — Бөтендөнья татар конгрессы рәсми вәкиллеген ачу турындагы тәкъдимнең тормышка ашырылуын хәбәр итте. Аның җитәкчесе итеп Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмаларына яхшы таныш булган Альфред Дәүләтшин билгеләнүен җиткерде. Татар милли оешмалары җитәкчеләре әлеге тәкъдимне хуплап кабул итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Читайте нас